Ноябрь аенда пенсия китерү һәм түләү графигы

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Тукай районындагы клиентлар хезмәте хәбәр иткәнчә, булачак бәйрәм һәм эшләми торган көннәр уңаеннан, 2021 елның ноябрендә пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.

«Татарстан почтасы»федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы-«Россия Почтасы» филиалы киләсе көннәрдә пенсияләр түләячәк:

2021 елның 3 ноябрендә -  4, 6 ноябрь көннәрендә пенсия алучы  (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында)илтеп җиткерү графигы буенча;
5 ноябрь, 2021 ел-5, 7 ноябрь көннәрендә пенсия алучы  (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында)илтеп җиткерү графигы буенча;
Башка көннәрдә-билгеләнгән график нигезендә, Татарстан почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып.

Кредит учреждениеләре аша пенсияләр һәм башка социаль түләүләр билгеләнгән график буенча башкарылачак.

Эш көне дип игълан ителүгә карамастан, республика Пенсия фондының клиентлар хезмәтләре элеккеге режимда, 1, 2 һәм 3 ноябрь көннәрендә алдан язылу буенча эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының барлык хезмәтләрен дә диярлек, өйдән чыкмыйча гына, гражданинның шәхси кабинеты аша алырга мөмкин. Шулай да фондка шәхси визитка бар икән, кабул итүгә алдан ук гражданинның шәхси кабинеты аша яки контакт-үзәгенең телефон номеры буенча язылырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International