Татарстанда «Карьера остаханәсе» һөнәри юнәлеш бирү буенча түләүсез программа старт ала. Аны эшләтеп җибәрү турында Kazan Digital Week форумында узган «Бөтен кеше өчен EdTech. Төбәк үсеше драйверы буларак ИТ-мәгариф» секциясендә катнашучылар игълан итте.
"Карьера остаханәсен" оештыручылар - Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы һәм GeekBrains белем бирү платформасы, шулай ук югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы.
"Карьера остаханәсе" - һөнәри юнәлеш бирү буенча бушлай онлайн-курс. Җиде көн эчендә курсны тыңлаучылар һөнәри максатларны дөрес куярга һәм карьераны планлаштырырга өйрәнәчәкләр, үзләренең көчле якларын билгеләячәкләр һәм алар өчен туры килә торган һөнәрне үстерү буенча озак вакытка исәпләнгән план төзиячәкләр.
Хәзер Татарстанда яшәүчеләр түләүсез профориентация курсларын онлайн рәвештә уза алачаклар. «Карьера остаханәсе» курсына теләсә кайсы вакытта программа сайтында язылырга мөмкин.
Материалларны түбәндәге сылтама буенча карарга була:https://drive.google.com/drive/u/0/folders/1hrDTVXtWTh8k8J_bdMB5Q4_0ss3-YZHT.
«ИТ-парк» буенча элемтә өчен җаваплы зат — инновацияләр буенча директор урынбасары Низамов Мансур Рәфыйк улы, электрон почта:: mansur.nizamov@tatar.ru.