ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2021 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 14 декабрендәге 2742 – р номерлы күрсәтмәсе белән расланган 2024 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасында мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүне (алга таба-чаралар планы) оештыру чаралары планының 22 пункты нигезендә 13.08.20021 торышы буенча мәгълүмат

Сезгә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2021 елның 16-27 август көннәрендә балалар товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итәбез.

 

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 18 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

 

Кисәтү
2021 елның 14 августыннан 20 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана( 4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 18 августында төнлә һәм иртән урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Район кырларында урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Бу ел аграрийлар өчен туфракта һәм һавада дым аз булу, эссе температура фоны белән сынау булды.

"Тукай районы игенчеләре алдынгылыкны саклыйлар,гектардан уртача уңыш буенча без республикада беренче. Гомумән алганда, хуҗалыкларда бөртеклеләрне урып-җыю оешкан төстә барды. Кызу урак өсте коры ашлыкны тамырдан җыеп алырга мөмкинлек бирде, - дип хәбәр итте дүшәмбе киңәшмәсендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов.

«Корылык булгач, быел иген уңышы мактанырлык булмады, шулай да бөртегенә кадәр җыеп алырга тырыштык», – диләр игенчеләр. Күренеп тора тузан кунган, талчыккан йөзләрендә тырыш хезмәттән алган шатлык балкый. Ни дисәң дә, урып-җыю төгәлләнеп килә, игеннәрне соңгы гектарлардан җыялар. Район башлыгы Фаил Камаев белән урып-җыюның барышы белән танышканда, комбайнчыларга, ашлык ташучы шоферларга чираттагы акчалата бүләкне тапшырганда кырларда әнә шундый халәткә тап булдык. Район җитәкчесе, кайда гына булмасын, игенчеләрнең күңелен күтәрергә тырышты, рәхмәт сүзләрен әйтте.

Җәй – кавышулар чоры. Мәхәббәт утында янган парлар язылышып гаилә коралар, матур планнар белән киләчәккә атлыйлар. Шуңа күрә дә ЗАГС хезмәткәрләре өчен июль-август ае чын мәгънәсендә «урак өсте» була. «Быелгы җәйдә дә шулаймы?» – дип, без район гражданлык актларын теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафинага мөрәҗәгать иттек.


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында кисәтү .

2021 елның 14-20 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак( 4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә

17 август көненә начар метеорологик күренешләр Фаразланмый


Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искә төшерә: 1 июльдән авыр финанс хәлендә булган һәм 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче ялгыз ата-аналар өчен пособие түләүгә гаризалар кабул ителә башлады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International