ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Тукай муниципаль районы Күзкәй авылында гомер итүче Галимуллина Разия Фәтхулбаян кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2021 нче елның 15 нче августында Сәет авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әбзалетдинова Мөфәриха Арслан кызы 90 яшьлеген билгеләп үтте. 

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларындаТукай район башлыгы Фаил Камаев 57 балага  мәктәп кирәк-яраклары белән тулы портфельләр тапшырды.

 

Республикабыз кырларында урып-җыю эшләре тәмамлануга якын-лаша. Соңгы мәгълүматларга караганда, басу-кырлардагы ашлыкның 83 проценты урып-җыелган, хәзерге вакытта язгы бодайны суктыру ба-ра. Татарстан буенча гектарыннан 15,7 центнер уңыш чыга. Бүген рес-публикада барлыгы 2 млн тоннадан артык икмәк җыелды. Безнең ра-йон уңыш буенча алда бара – җирлегебез басу-кырларыннан бер гектар-дан уртача 22,7 центнер ашлык алына. Бу уңышларда район җирлеген-дә хезмәт куючы крестьян-фермер хуҗалыкларының да өлеше зур. Кал-мия авылында эшләп килүче «Вилданов» КФХда арпаның гектарыннан 25,1 центнер, язгы бодайдан 23 центнер уңыш чыга. Уртача уңыш гек-тарыннан 24,4 центнер тәшкил итә. «Яздан бирле бер тапкыр да яңгыр төшмәгән басулар бар. Шуңа да, елына карата, бу күрсәткеч яхшы», – диләр авыл хуҗалыгы белгечләре.   

Кисәтү !!

2021 елның 14 августыннан 20 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана( 4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.

Начар метеорологик күренешләр -Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 16 августында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

2021 нче елның 13 нче августында Кнәз  мәдәният йорты хезмәткәрләре,   авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы, Әфганстанда 35 ел элек батырларча һәлак булган, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән солдатның әнисе Вера Петровна Попованы  юбилее белән котладылар.

2021 нче елның 14 нче августында Княз мәдәният йортында «Бал Спасы»дип исемләнгән күңелле, шау-шулы һәм тәмле бәйрәм үткәрелде.  


13
август, 2021 ел
җомга

Урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында кисәтү

2021 елның 14-20 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак( 4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.

 13 август кичендә, 2021 елның 14 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

12 август көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Җырлыйбыз, биибез, күңел ачабыз»дигән дискотека үткәрделәр.

 11 август көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Күңелле уйлар Сәгате»дигән конкурс – күңел ачу программасы үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International