ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

 2021 елның 31 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры белән берлектә гражданнарны кабул итү булачак.

 

  Халыкара наркотиклардан явызларча файдалану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган "Наркотикларсыз тормыш" республика наркотикларга каршы айлыгы старт алды. 2021 елның 26 маеннан 26 июненә кадәр киң күләмле чаралар, шул исәптән гражданнар күпләп була торган урыннарны тикшерү буенча профилактик рейдлар, халык белән очрашулар, ышаныч телефоннары эшен оештыру планлаштырыла.

 

2021 нче елның 29 нчы маенда, Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә Татарстан бистәсе үзәгендә «Никотинны витаминга алмаштыр!"дигән акция уздырды.    

Кисәтү!!!

2021 елның 25 маеннан 31 маена кадәр урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычын саклау турында Татарстан Республикасы территориясендә көнчыгыш районнарда урыны белән урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 сыйныф).

2021 елның 31 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә начар метеорологик күренешләр көтелә:

-төнлә һәм иртән яшен;

төнлә һәм көндез секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил (Казанда-төнлә һәм иртән).

Алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү – бүген көн кадагындагы мәсьәлә. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыкларның җитәк-челәре һәм белгечләре район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенә җыелып шул хакта киңәшләштеләр. 

 

Арабызда берәүнең әмере белән түгел, ә йөрәк кушуы буенча саваплы гамәлләр кылырга әзер торган, район тормышы өчен янып-көеп йөргән кешеләр бар. Шундый шәхесләрнең берсе – изге җанлы, олы йөрәкле, тиктормас, актив иҗат итүче якташыбыз, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева. Ул Тукай районының «Тукай исеме – бөек исем» гимнын язган шагыйрә, дистәләгән ялкынлы шигырьләр, хисләр белән тулы җырлар, берничә китап авторы буларак күпләргә таныш. 

27 май – Китапханәләр көне  Хезмәт аша табылган бәхет Аның бөтен уе, тормыш максаты хезмәткә юнәлгән. Югыйсә, бу кадәр эшләр башкарырга нинди көч-кодрәт җитсен ди. Ул көндез дә, төнен дә китаплар белән, әйтерсең лә, китаплар эчендә ул әлегә белмәгән, ишетмәгән сер ята. Сүзем Боерган авылы китапханәчесе Флүзә ханым Сәлимова турында. Аның белән танышуым «Якты юл» газетасында эшләгән елларда булды. Ул редакциягә үзе үткәргән чаралар турында язып китерә иде. Исем китеп укый торган идем ул язмаларны. Алардан Флүзә ханымның эшен бик тә яратканлыгы сизелә иде. Игенчеләргә, терлекчеләргә, озак еллар бергә яшәгән парларга дан җырлый иде ул.

 

Түбән Суыксуның «Алга» спорт-сәламәтләндерү комплексында һәм Круглое Поле поселогындагы «Акчарлак» бассейнында өлкән яшьтәгеләр арасында спартакиада үтте. Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чарада 74 ветеран катнашты.

 


30
май, 2021 ел
якшәмбе
 Тукай районында 9 хисап комиссиясе эшли.    Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Новый поселогында урнашкан 16.060.24 санлы участокта тавыш бирде.

 


28
май, 2021 ел
җомга

Круглое Поле  урта мәктәбе буенча" Мәгариф "  «Заманча мәктәп» төбәк проекты буенча фотоотчет


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International