ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 24.05.21 сәгать 13.00 аппаратта (Казан шәһәре, К. Маркс ур., 61 нче йорт) "Психиатрия стационарларында психиатрия авыруларыннан интегүче затларның хокукларын үтәү" темасына түгәрәк өстәл уздыра

 Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе территориясендә 2021 елның май аенда эшләми торган көннәр билгеләү турында» 23.04.2001 ел, № 242 Указы нигезендә, 2021 елның 1-10 май көннәре өзлексез ял көннәре дип игълан ителү сәбәпле, шулай ук «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-ХІІ номерлы ТР Законы нигезендә, 2021 елның 13 мае (Ураза бәйрәме) эшләми торган бәйрәм көн булып санала, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – КФҮ) 2021 елның 4 маеннан 7 маена кадәр КФҮнең кабул итү офислары дежур режимда (9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр), бары тик әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк.

10-17 яшьлек балалар өчен «Глаголица " VIII бәйсез әдәби премиягә гаризалар кабул итү дәвам итә. www.glagolitsa-rt.ru

  Бу коммерцияле булмаган конкурс, оештыру взнослары юк

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.04.20021 ел, № 685-р күрсәтмәсе нигезендә, Татарстан Республикасы оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале старт алды (алга таба - Фестиваль).


4
май, 2021 ел
сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр 2021 елның 5 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

Хәзер Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru  рәсми сайтында басылган барлык материалларын гражданнар укып бару гына түгел, тыңлый да алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан  бүлекчәсе хәбәр итә. Бу мөмкинлек начар күрүчеләр һәм текстны электрон  җайланма экраннары аша авыр кабул итүчеләр өчен уңайлы.

Бөек Ватан сугышы ветераны,Иске Абдул авылында гомер итүче  Зәйтунә Абдула кызы  Абдуллина 95 яшен каршылады.  

2021 елның 14 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.

 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт Мәгълүмат Системасында «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар»категориясе буенча гражданнарның хәбәрнамәләренә мониторинг үткәрелә.

Түбән Суык-Су авылының «Алга» спорт комплексы базасында «Мәктәп балалар бакчалары арасында строй һәм җыр смотры-2021»конкурсының финалы узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International