ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2021 ел
сишәмбе

Районда 52 мең гектарда язгы чәчү эшләрен башкару каралган. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы 600 кеше 2021 ел уңышы өчен язгы көннең һәр минутын файдалы үткәрү өчен бөтен көчен куя. Хәзерге вакытта басу-кырларда 30 чәчү комплексы, 44 чәчү агрегаты, 276 трактор, 100дән артык йөк машинасы эшли. Кайбер хуҗалыкларда, аерым алганда, «Ярыш» ҖЧҖ, «Кама-Бекон» ҖЧҖдә, «Миңнехуҗина» КФХда эш ике сменада оештырылган. Бүген район буенча 8150 гектарда арпа, 320 гектар җирдә солы, 665 гектарда берьеллык үлән чәчелгән, «Кама» агрофирмасының 4 агрегаты 1 мең гектардан артык мәйданда шикәр чөгендере чәчте.

 

Начар метеорологик күренешләр -2021 елның 4 маенда төнлә, көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 15-20 м/с).

Кнәз авылының Изге Николай Чудотворца чиркәвендә   шимбә-якшәмбе көннәрендә Пасхага  багышланган чара узды

Бөтендөнья cәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән 26 апрельдан 2 майга кадәр иммунизация атнасы үткәрелә. Әлеге чарадан Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады

Россия территориясенә, шул исәптән Татарстан Республикасына керү өчен хәзер Дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга һәм Covid-19 инфекциясенә тест ясарга кирәк булачак.

Ел саен үткәрелә торган «Наше время - Безнең заман»эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале үткәрелә.

Яшьләргә торак шартларын яхшыртуда Татарстанда гамәлдә булган яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында хәбәр итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, министрлык тарафыннан 2021 елның 18 маенда яшь гаиләләргә торак белән тәэмин итү турыдан-туры эфир үткәрелә. 

Сезгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Содружество» АҖ компаниясе-ташучы компания белән бергә Алнаши - Зәй - Алнаши һәм Зәй - Зәй - Зәй маршрутлары буенча өстәмә шәһәр яны поездларының йөрүе турында хәбәр итәбез.


30
апрель, 2021 ел
җомга

Форпост яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

      2021 елның 29 апрелендә бөтен Рэсэйдэ, шулай ук дөньяның күп кенә илләрендә «Җиңү диктанты»халыкара агарту-патриотик акциясе узды. 

         Тукай районының Яңа поселогы гомуми белем бирү мәктәбе әлеге акциягә кушылды,чарада тыл ветераны Муллануров Зөлфәт Мулланур улы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International