ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары арту сәбәпле, 2021 елның 20 апреленнән Россиягә әйләнеп кайтуның яңа кагыйдәләре кертелде, шуннан чыгып, Россия территориясенә теләсә кайсы транспорт белән килүчеләрнең барысы да  бу  тәлапләрне үтәргә бурычлы:

2021 нче елның 26 нчы апрелендә Кенәз авыл җирлегендә Әфганстанда, Чечняда, Таҗикстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә «Герой не гибнет, умирая» дип исемләнгән Митинг үтте.

Татарстанда Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Георгий тасмасы" акциясе старт алды.
 

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 28 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казан шәһәрендә 17 метрга кадәр).
2021 елның 28 апрелендә төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

 

27 апрель көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Тарынчева а.м. һәм Миннекаева Г. и. бүлекчә волонтерлары һәм социаль хезмәт алучылар белән берлектә Тукай районы территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.

 


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе


Татарстан авыл китапханәсе үзенең яшь укучыларына  да түбәндәгеләрне тәкъдим итте: «Космонавт» күңелле мастер-класс, «Космос» тылсымлы иҗади сәгать, «Китап –йолдызларга юл» исемле китап күргәзмәсе һәм фотозон. Чара бик бай эмоцияләр, иҗади очыш һәм фантазиягә бай булды.

22 апрельдә Тукай районына эшлекле визит белән Саха Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Афанасьев, Ветеринария департаменты җитәкчесе Петр Петров, «Туймаада» агрохолдингы АҖ генераль директорының беренче урынбасары Алексей Гуляев килделәр.

 

Чәчүгә төшәр алдыннан туфракны эшкәртүнең никадәр әһәмиятле булуын аграрийлар яхшы белә. Тукай районы басуларында дым каплату тулы куәтенә бара, бүгенге көнгә 27 мең гектар мәйданда туфрак эшкәртелде. Параллель рәвештә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру да алып барыла. Ә «Р-Агро» ҖЧҖ һәм крестьян-фермер хуҗалыклары иртә сабан культураларын чәчүгә дә керештеләр. 

 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Тукай районы оешуга 45 ел тулуга багышланган «Туган телдә җырлый чишмә» иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылар смотр-конкурсында 23 авыл җирлегендәге үзешчәннәр, балалар бакчасы һәм мәктәпләр коллективлары, мәдәният йорты каршында эшләп килүче ансамбльләр катнашты. Үткән атнада ике ай буена барган смотр-конкурска йомгак ясалды – гала-концерт Новотроицкое авылы мәдәният йортында үтте. Район җирлекләренннән 1000нән артык мәдәният сөюче кеше 500дән артык концерт номеры белән чыгыш ясады. Барлык җиңүчеләрне район башлыгы Фаил Камаев котлады, бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International