ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2021 ел
җомга

Ветераннарны аларның тормышларындагы әһәмиятле даталар белән котлау районыбызда күркәм традициягә әверелде.

29 май көнне Иске Абдул авылында гомер итүче,ветеран Гыйлаҗетдинов Сәгъдәт Фәхретдин улына 90 яшь тулды

 


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча ёава торышы

 

 

Әгәрдә Сез,Сез купфункциональ үзәккә ниндидер   документлар ясатырга  заказ бирдегез һәм ниндидер сәбәп аркасында, әзер документларны вакытында  ала алмадыгыз. Бу вакытта ни эшләргә?. Шул турыда,сезгә хәбәр итәбез. Шуны истә тотыгыз, аларның һәрберсенең КФҮтә саклау вакыты бар.


2021 ел башына Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләрендә Халык саны

28 апрель көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
Чараның хөрмәтле кунагы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина булды. Ул гаиләләрне балалары туу белән котлады һәм Тукай районының 3 әнисенә сертификатлар тапшырды. 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 29 апрельдә «Татарстанның кече нефть компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Шәймиев исеменнән компания вәкиле Лидия Мозаффарова һәм Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гөлнур Исмәгыйлева Бөек Ватан сугышында катнашучыларга азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. 


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

 
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, булачак бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле рәвештә, 2021 елның маенда пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.
 

Шилнебаш мәктәбенең"Форпост" отряды "Җиңү Хаты" дип аталган Бөтенрәсәй акциясенә кушылды


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе


1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә (Украина) зур авария була, аның артыннан атмосферага күп санлы радиоактив матдәләр чыгарыла. Илебез тарихындагы фаҗигале көн – Чернобыль авариясенә 35 ел тулды.  2021 елның 26 апрелендә, Чернобыль атом электростанциясендә булган авария истәлегенә, Княз  мәдәният йорты хезмәткәрләре  авыл җирлегендә яшәүче авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы Рамил Зыяф улы Вәлиев белән очрашу кичәсе үткәрделәр. Рамил Зыяф улы Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә беренчеләрдән булып катнашты. Ул вакытта аңа 33 яшь була. Ул балаларга, аварияне бетерүдә катнашучылар, авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүчеләр өлешенә төшкән авырлыклар, кешеләрне эвакуацияләү, янгынны локальләштерүдә һәм сүндерүдә катнашкан янгын сүндерүчеләрнең батырлыгы, нинди эш башкаруы турында җентекләп һәм эчтәлекле итеп сөйләде. Залда тынлык торды. Балалар бик игътибар белән һәм зур кызыксыну белән авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучының үзен тыңладылар, аннан соң аңа сораулар бирделәр. Чара барышында балалар Чернобыль АЭСындагы авариянең кешелекнең техник алгарышы өчен түләүгә әверелгән иң куркыныч экологик катастрофага, фаҗиганең масштабы, радиация аркасында килеп чыккан төрле авырулар, аның нәтиҗәләре һәм радиацион пычрануга каршы көрәш чаралары турында белделәр.

"Кызыл гвоздика" Бөтенроссия акциясен тормышка ашыру турында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International