Районда COVID-19га каршы прививка ясау кампаниясе дәвам итә.
1 апрель көнне Княз мәдәният йортында Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар – безнең дусларыбыз» акциясе узды. Ул бу җирлектә ел саен яшь кнәзлеләрнең игътибарын күчмә кошлар проблемаларына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Теләнче-Тамакта авыл тарихына багышлап шәҗәрәләр бәйрәме үтте. Чарага килгән кунакларны татар, башкорт, рус, марый киемнәреннән киенгән кызлар шул халыклар телендә сәламләделәр, бердәм һәм дус-тату яшәүләрен белдерделәр.
Район фермерлары Казанда республикада фермер хәрәкәте оешуның 30 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Анда район фермерлар ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов, аның кызы – «Бердәмлек» кулланучылар кооперативы рәисе Лилия Гайфуллина, «Ханов Р.Х.» КФХ җитәкчесе Ренат Ханов, аның кызы – «Мусабай» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Айгөл Ханова чакырылган иде.
2021 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:
төнлә һәм көндез көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр.;
- төнлә һәм иртән томан (Казанда да).
31 март көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Тукай районының ике гаиләсенә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча һава торышы
22 марттан 28 марка кадәр Тукай муниципаль районының 9-15 яшьлек укучылары өчен «Балкыш» лагеренда 80 урынга исәпләнгән язгы смена узды.
30 март көнне Тукай районы архив бүлеге җитәкчесе Хазрәтова Нэли Мозаффар кызы һәм туган якны өйрәнү түгәрәкләренең өстәмә белем бирү педагоглары катнашында "Яшь архивчы мәктәбе"эше буенча фикер алышу максатыннан түгәрәк өстәл узды.
Эшнең максаты-авыл, район тарихы, күренекле кешеләр турында сөйләүче документаль материаллар җыюда ярдәм күрсәтү. Укучылар архивта документларны бердәм архив мәгълүмат системасында системалаштыруны өйрәнә, кызыклы документлар буенча архив эшләренә заказ формалаштыра, документлар нигезендә укучылар фәнни-тикшеренү эшләрен башкара ала.