ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2021 елның 21 гыйнварында, Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әйдә, кочаклашабыз! " дип исемләнгән социаль акция уздырдылар.  

 

 20 гыйнвар көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.

 
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Тукай районында ана капиталына 3 меңнән артык сертификат бирелгән, 2,7 мең гаилә 1,2 млрд.сумлык акча белән файдаланган.
 

Кама поселогында гомер итүче Попов Николай Иванович 90 яшьлек гомер бәйрәмен билегеләп үтте. 

  Начар метеорологик күренешләр-фаразланмый.

Тукай районы Таулы Дөреш авылында Шәриповлар Фәлих Хәләф улы һәм Фәния Барый кызы бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Бу-районда бик танылган һәм хөрмәтле гаилә.


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Үткән атнада район мәгариф, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, үзәкләштерелгән китап-ханәләр системасы китап-ханәчеләре кинәнеп чаңгы шудылар. Тукай районының 45 еллыгы уңае белән оештырылган спорт чарасында 100дән артык кеше катнашты. Алар – мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, физкультура укытучылары, балалар бакчасы мөдирләре, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр. 

19 гыйнвар көнне Калмаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтнәҗипов Шәүкәт Әхмәтнәҗип улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .  

.Начар метеорологик күренешләр-фаразланмый


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

 

19 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.  

   Агымдагы ел башыннан ана капиталы программасы буенча бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү күләме артты, капитал акчасыннан файдалану тизләште һәм гадиләште. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы  Бүлекчәсе  хәбәр итә.

         Гыйнвардан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнде. Әлеге арту ана капиталы сертификатына ия  булучыларның барысына да һәм  барлык төр суммаларга да кагыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International