Бүген Шилнәбаш авылында Башкарма комитетның яңа бинасы һәм төзекләндерелгән парк ачылды. Тантаналы чара Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм район башлыгы Фаил Камаев катнашында узды.
"Тәмәкене алмага алыштырабыз!"Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган акция
20 ноябрь-Бөтендөнья балалар көне. Әлеге матур датага багышлап Татарстан авыл китапханәсе үзенең яшь укучылары өчен «Китаплы Салават күпере» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде.
Начар метеорологик күренешләр-2020 елның 21 ноябрендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә республикада яшәүчеләргә кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.
24 һәм 25 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, Бөтенроссия консультацияләр атнасы кысаларында, ведомство экспертлары гражданнарның күчемсез милек белән алыш-бирешләр үткәрү, шулай ук сатып алыр алдыннан милекне тикшерү ысуллары турындагы сорауларына җавап бирәчәкләр.
17.11.2020 Тукай муниципаль районының кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү мәсьәләләре буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Беренче мәсьәлә-районда эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруның торышы турында мәгълүмат иде. Сүз бүген коронавирус йогышы (COVID-19) таралу шартларында эшмәкәрлек хәрәкәте ничек баруы һәм узган чорда нинди ярдәм чаралары күрсәтелүе турында барды. Шуңа бәйле рәвештә, мөрәҗәгать иткән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган дәүләт программаларында катнашу механизмын аңлату буенча консультация ярдәмен күрсәтүне дәвам итү тәкъдиме кертелде.
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев район фермерлары ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнехановка "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медален тапшырды
Тукай муниципаль районы Советының III утырышы узды.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Тукай муниципаль районында ветераннарның, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль-икътисади хәлен яхшырту, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм актив озын гомерле булуына ярдәм итү турында. 2.Тукай муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү турында;
3.Тукай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе составына кандидатура тәкъдим итү турында
Бүген, 2020 елның 18 ноябрендә, Татарстан авыл китапханәсендә, «Тере формула» иҗат лабораториясе мәнфәгатьләре клубы кысаларында, Әниләр көненә багышланган «Әнигә бүләк» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.
2020 елның 18 ноябрендә «Тормыш матур!» программасы кысаларында «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Тукай комплекслы үзәге балаларына һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насыйрова «Мин үз-үземне тотышым белән идарә итәм» дигән үз-үзен җайга салуны үстерү буенча төркем эше үткәрелде һәм балалар ышаныч телефоны эшенең принциплары турында сөйли торган видеороликлар күрсәтелде: