ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләрдән яклануның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үзеңне банкротлыкка чыгудан саклау, эшчәнлектә финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә. Шуңа бәйле рәвештә, дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү, хәтәрлек-менеджмент коралы буларак, аграр секторны үстерү программасының бер звеносы буларак карала. 

 

«Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы белән берлектә 2020 елның 23 ноябреннән 1 декабренә кадәр кече хуҗалык рәвешләрендә авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеге өлкәсендә база компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән Яшь фермер мәктәбе (алга таба-мәктәп) уздыра.

 Үз агробизнесыңны ничек башларга ?Бу сорауларга яшь фермер мәктәбендә   җавап табарга була.  Ул хәзер https://sschool.agropoliya.ru платформасында эшли. (Гаризаны тутыру алдыннан сайтта алдан ук теркәлү узарга кирәк) .

12 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Instagram да күчемсез милек белән алыш-бирешләрне башкару мәсьәләләре буенча  

 

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2021 елның гыйнварыннан республика Пенсия фондының барлык клиент хезмәтләрендә кабул итү элеккечә график буенча, алдан язылу буенча нинди дә булса үзгәрешләрсез башкарылачак.


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

  "Тукай муниципаль районында яшәүче халыкларның традицияләрен саклау" район программасы кысаларында Татарстан авыл китапханәсе 2020 елның 10 ноябрендә «Кукла Желанница»дигән мастер-класс оештырды.

Безнең илдә 978 кызга 1000 ир  бала туры килә, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу сайты. Егетләр һәм кызларның мөнәсәбәте һәм аларның гаилә кыйммәтләренә мөнәсәбәте ничек үзгәрде, кайсы җенес аеруча ирекле, ә нинди дә булса рәсми никах һәм булачак Бөтенроссия халык санын алуны нәрсә күрсәтәчәк? Бу хакта 10 ноябрь — Бөтендөнья яшьләр көнендә, барлык яшьләрнең рәсми булмаган халыкара бәйрәме уңаеннан сөйлибез.

9 ноябрьдә «Россия: кешеләр, саннар, фактлар» викторинасының соңгы, бишенче этабы старт алды, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу сайты. Катнашучылар 5 көн дәвамында, 13 ноябрьгә кадәр, мавыктыргыч сорауларга җавап биреп, ярышачаклар һәм күзаллауларны киңәйтәчәкләр. Иң акыллы һәм тизләрен акчалата бүләкләр көтә.

Хөрмәтле район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар, гомерегезне күркәм һәм мактаулы хезмәткә – хокук тәртибен саклауга багышлаган райондашлар, һөнәри бәйрәмегез белән, Сезне ! 

 
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, иминлек, якынна-рыгызның мәхәббәтен һәм аңлавын тоеп яшәвегезне, сәламәтлек, максатларыгызны тормышка ашыруда уңышлар телим.

 

2020 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

*төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр (Казанда секундына 15 метрга кадәр.);

*вакыты белән бераз кар, юеш кар, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана; *юлларда бозлавык


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International