Хәзер республиканың сәүдә челтәрләрендә Мисыр яисә Пакистан бәрәңгесен, яки Израиль кишерен торган саен сирәгрәк очратырга мөмкин. Чит ил продукциясен Татарстанның үз продукциясе кысрыклап чыгара бара. Биредә авыл хуҗалыгы кооперациясе үсешенең роле зур.
Чаллыдан ерак булмаган Иске Зирекле авылында соңгы берничә елда сизелерлек үзгәрешләр булды. Сортировкалау линиясе белән җиһазландырылган заманча бәрәңге саклагычлары белән янәшәдә бәрәңге, кишер, аш чөгендерен кабул итү, сортировкалау, киптерү, юу цехы балыкка килде.
2020 елның 21 ноябрендә 15: 00 сайтта онлайн-форматта http://intgame.ru/wwii Нюрнберг процессының 75 еллыгына багышланган халыкара тарихи квест узачак.
Метеорологик фараз: 26 октябрь 18 сәгатьтән 27 октябрь 18 сәгатькә кадәр. Начар метеорологик күренешләр-фаразланмый
Россиянең элекке баш санитар табибы җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә маска-перчатка режимын бозучыларны ачыклау буенча рейдларны акланган дип саный .
25 октябрь көнне, автомобильчеләр көнендә, Княз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клубы әгъзалары белән берлектә «Шоферга хат»дип исемләнгән махсус акция үткәрделәр.
23, 24 октябрь 2020 ел, Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр «Көзге яфрак " дигән экологик акция үткәрделәр.
Начар метеорологик күренешләр-2020 елның 26 октябрендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк (Казанда 15 метрга кадәр).
Тукай муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе итеп Галимова Айсылу Илдус кызы билгеләнде , 1985 елның 17 апрелендә ТАССРның Брежнев шәһәрендә туган.
Росреестр 2020 елның 21 октябрендә Россиянең барлык субъектларын да Бердәм күчемсез милек дәүләт реестрына (ЕГРН) федераль дәүләт мәгълүмат системасына күчерү буенча масштаблы эшне тәмамлады, дип хәбәр итте Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский.
22 октябрьдә Татарстан Республикасының ике районында: Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы диагнозы расланды. Элегрәк кош гриппы чыганагы Буа районында ачыкланган иде.