Сезне көзнең иң якты бәйрәме – Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Бу бәйрәм – үзенчәлекле бәйрәм, безнең иң кадерле һәм иң якын кешеләребезнең бәйрәме. Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы, тормыш тәҗ-рибәсен саклаучылар, шуңа күрә дә сез яшь буын өчен иң кыйммәтле байлык. Киңәш сорап, сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезнең белән шатлык-уңышларыбызны уртаклашабыз.
2020 елның 25 сентябреннән 27 сентябренә кадәр район яшьләр Форумы булып узды. Ул инициативалы һәм сәләтле яшьләрне район үсешендә катнашуга җәлеп итүгә һәм аларны үз-үзләрен тормышка ашыру өчен бердәм мәйданчык булдыруга юнәлтелгән иде.
Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре 01.10.2020 ел. «Яшь белән гармониядә» дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар.
30 сентябрьдә Тантаналар сараенда ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Гаиләләрне котлап, ЗАГС идарәсе башлыгы Равиля Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов сертификатлар тапшырдылар. Бу көнне сертификатларга 2 Тукай гаиләсе ия булды.
25-27 сентябрь көннәрендә районның яшь буын вәкилләре – иң актив, иң креатив 50 егет һәм кыз Иске Дөреш авылының «Балкыш» сәламәтләндерү лагерена җыелды. Форумда 18дән 35 яшькә кадәрге тукайлылар катнашты. Яшьләр форумы – август ахырында башланган акциянең дәвамы.
"Мин-мәктәп укучысы" суперсервисы - ул балаларның уку-укыту һәм укудан тыш эшчәнлекләрендә шәхси санлы ярдәмчесе. Сервис Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча оештырылган. Аның ярдәмендә балалар электрон көндәлектән файдалана алалар edu.tatar.ru-үз өлгерешенең динамикасын күрергә, шулай ук нинди фәннәргә күбрәк игътибар бирергә кирәклеге турында киңәшләр алалар.
Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә – сугыш каһарманнарына, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда ил куәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әйләнде.
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый
Тукай муниципаль районында 2020 елның 1 гыйнварына 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар саны 12244 кеше тәшкил итә, бу-район халкының 28,8% ын тәшкил итә. 2010 елда шундый ук күрсәткеч 9043 кеше яки район халкының 24,7% ын тәшкил итте.
2020 нче елның 30 нчы сентябрендә Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре өлкәннәр көненә багышланган «Минем әбием барысыннан да яхшырак» дип исемләнгән иҗат эшләре күргәзмәсе оештырдылар. .