Яңа поселогы базасында 2020 елның 25 сентябрендә «Алтын көз-2020»спорт туризмы буенча район ярышлары узды.
Ярышларда Тукай муниципаль районы Тәрбия эшләре үзәге каршында эшләп килүче туризм түгәрәгенедә шөгелләнүче 6 команда катнашты.
Татарстан авылы китапханәсендә "Калфак ясау" буенча мастер класс узды. Фоторепортаж
2020 елның 29 сентябрендә Татарстан поселогы үзәгендә Князев мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган “Тормыш өчен йөрәк” акциясе үткәрделәр. Оештыручылар үтеп баручыларга мәгълүмати плакатлар, листовкалар, буклетлар һәм “Туган-тумачаларыбызның һәм якыннарыбызның йөрәкләре сәламәт һәм бәхетле булсын!!”дип язылган иң изге теләкләр белән открыткалар өләштеләр
2020 елның 28 сентябрендә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап, Князево авылы мәдәният йортында Князево авылыннан Екатерина Куянованың иҗат эшләре белән «Туган як күренешләре» дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырылды.
2020 елның 27 сентябрендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара туризм көненә, ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Туган як буйлап сәяхәт» дигән темага рәсем конкурсы үткәрделәр.
"Изгелек кыл" фонды Илшат Шәйдуллинга ноутбук сатып алуда ярдәм итте."Твори добро" фонды Илшат Шәйдуллинга ноутбук сатып алуда ярдәм итте.
Татарстанның хезмәт базарындагы тенденцияләр сизелерлек үзгәрде – монтажчылар, IT-белгечләр һәм башка бик күп һөнәр вәкилләре республикага һәрвакыт кирәк.
Тукай районында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында район"Нәни йолдызлар" конкурсының сайлап алу туры узды
2020 елның 30 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән -1˚ка кадәр суыта
2020 елның 29 сентябрендә Татарстан авыл китапханәсе яшь китап укучыларыбызга өлкәннәр көненә багышланган «Әбиләр һәм бабайлар яраткан әдәбиятында» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итә.