Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбендә " Милли проекты" кысаларында матди-техник базаны яңарту эшләре барышы турында фоторепортаж
2020 елның 19 маенда 13.00 сәгатьтә Сәүдә-сәнәгать палатасы Zoom кушымтасы ярдәмендә ВКС форматында киңәшмә үткәрелә.Киңәшмәгә эшмәкәрләр, Тукай районы җирле үзидарә органнары, шулай ук республика башкарма хакимиятенең территориаль органнарын чакырыла
«Безнең ишегалды» Президент программасының агарту-белем бирү проекты ишегалларын төзекләндерүгә караган көнүзәк мәсьәләләргә багышланган онлайн-лекцияләр сериясен дәвам итә. «Ишегаллары: балалар мәйданчыклары турында олылар сөйләшүе» онлайн-дискуссиясе уен җиһазлары стандартлары ни өчен кирәк, аларны ишегалларында ничек дөрес кулланырга, шул ук вакытта балаларның ихтыяҗларын ни рәвешле исәпкә алырга дигән сорауларга багышлана
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсына йомгаклару ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 659 млн. сумнан артык.
2020 елның 16 маена метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
Халыкара гаилә көнендә Тукай муниципаль районында Күзкәй авыл җирлегендә яшәүче ирле - хатынлы юбилярларны котлау тантанасы узды.
«Каенанам, эштән кайтканда, агачлыкта бер күч бал кортын күреп ала. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дип, бисмилләһ әйтеп, хәлсезләнгән күчне җыеп алып кайта», – ди Роза Хәбибуллина. Булдыра алмам дип кулга кергән малдан баш тартмаган Фәния Мөхәррәм кызына Аллаһ Тәгалә эш куәсен дә, җаен-юнен дә биргән. Уңган ханым ире белән кулга-кул тотынып, затлы һөнәрне үзләштергән. Әнә шулай, табылдык бал корты күченнән башланган Хәбибуллиннарның умартачылык эше.
Җәй – терлекчелек тармагын үстерү өчен иң кулай вакыт. Чыгымнарны киметеп, җәйге муллыктан файдаланып, сөт күләмен арттыру мөмкинлеге бар. Район хуҗалыкларында моны яхшы аңлыйлар. Бу чорга өметләр дә зурдан – быел район күләмендә җитештерүне тәүлегенә 100 тоннага җиткерү максат итеп куелган. Бу атнада район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә комиссия хуҗалыкларның җәйләү чорына әзерлеген тикшерде.
Тукай муниципаль районындагы «Шәфкатъ"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Тегү эше "юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе программасы тормышка ашырыла.
Бүген Халыкара гаилә көне. Бу безнең һәрберебезгә карата булган иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Гаилә-теләсә кайсы заманча җәмгыятьнең төп байлыгы.