ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 19 маенда көндез һәм кич урыны белән көчле яңгыр, яшен, бозлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан көчле җил, көньяктан секундына 15-20 метр, аерым районнарда 24 метрга кадәр (Казанда - 15-20 м/с) җил көтелә.


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

19.05.2020  елга көндәлек оператив фараз

2020 нче елның 12 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар һәм «csontukay» инстаграмм аккаунтындагы абунәчеләр арасында Җиңү бәйрәме уңаеннан «Җиңү открыткалары” конкурсына нәтиҗә ясалды.

     

Тукай муниципаль районында «Ярдәм янәшә!» республика акциясенең икенче этабы старт ала

 2020 нче елның 15 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Римма Шакирова Гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәт алучылар белән дистанцион чара оештырды.

      

Яңа сәхифәне башлыйбыз, анда федераль ярдәм чаралары турында кыскача һәм аңлаешлы итеп сөйләячәкбез.

 Тукай районында  сөт буенча оператив   мәгълүмат

Районның авыл хуҗалыгы формированиеләре язгы культуралар һәм шикәр чөгендере чәчүне төгәлләделәр. Бүгенге көнгә 35 996 га мәйданда чәчү башкарылган, шуның 32 500 га мәйданын сабан культуралары тәэшкил итә.

Арпа-14 100 га, бодай-14 448 га, солы-828 га, борчак-2604 га, вика-220 га, шикәр чөгендере-3496 га.

2020 елның 28 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан, республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.  

5 000 һәм 10 000 сум күләмендә федераль түләүләр пандемия чорында барлык балалы гаиләләргә ярдәм сыйфатында биреләчәк.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International