Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районында «Ярдәм янәшә» дигән республика акциясенә старт бирде. Аның кысаларында коронавирус инфекциясе аркасында авыр хәлдә калган 627 гаиләгә азык-төлек белән ярдәм күрсәтелә.
Яңгырлар аркасында тукталып торган кыр эшләре янәдән башланып китте. Дүшәмбе иртәсендә район хуҗалыкларында оешкан төстә чәчүгә керештеләр – кырга 51 чәчү агрегаты чыкты. Эшләр ике сменада оештырылды. Механизаторлар мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырыша.
Начар метеорологик күренешләр 2020 елның 30 апрелендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 15-18 метрга кадәр) көтелә.
Комсомол урта мәктәбе укучылары "Ветеранны котлау" конкурсына үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итәләр
Татарстан авыл китапханәсе балалар белән "укы@рәсем яса" дип исемләнгән иҗади семинар уздырды. алар Һиндстанга юнәлделәр.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Татарстан авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш турында да шул җыр сөйләде» дигән челтәр акциясенә кушылачак.
Татарстан китапханәсендә "Пластилинография" дигән мастер-класс үткәрелде
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген иртән Тукай районында булды. Ул район башлыгы Фаил Камаев озатуында агропредприятиеләрне карап чыкты һәм фермерлар эшен бәяләде.
Татарстанда пандемиядән аеруча зыян күргән эшкуарларга ярдәм итү буенча федераль чаралар эшли
Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар белән очрашты һәм аларның «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтен төзү инициативасын хуплады. Төзелеп килә торган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика массакүләм хәрәкәте бүгенге көндә авыр тормыш хәлләренә тарыган кешеләргә ярдәм итү юнәлешендә иҗтимагый оешмаларның, волонтерларның, бизнес һәм хакимиятнең көчен берләштерүне күздә тота.