ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

2020 нче елның 7 нче апрелендә һөнәри януны кисәтү кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова белән практик дәрес үткәрде. Практик дәрес психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән иде.  

 2020 нче елның 2 нче апрелендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова социаль хезмәт алучылар арасында «csontukay» инстаграмм аккаунтында «Стрессны ничек җиңәргә?» темасына турыдан-туры эфир уздырды.  

Республика прокуратура хезмәткәрләре арасында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Кызыл ромашка» нәфис иҗат конкурсы оештырылды. Аның чираттагы төбәк этабы Чаллыда узды. Әлеге сәнгать бәйгесендә Кама аръягы районнары прокуратура хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре катнашты. 

Җир йөзендә кешеләр күңеленә кояш яктысы кебек кереп калган изге җаннар бар. Андыйлар эштәме, көндәлек тормыштамы, сине кырыс җилләрдән саклыйлар, кыенлык килсә иң беренче булып ярдәм кулын сузалар. Минем өчен әнә шундый зат – Боерганда гомер кичерүче тыл ветераны Маһиҗамал апа Сибгатова. Бу көннәрдә Ак әбиебезгә 101 яшь тулды.

Түбән Суыксу авылында универсаль спорт залы төзелә. Бинаның бер өлешендә район көрәшчеләренә шөгыльләнү өчен зал булдырылачак. Шул җәһәттән бүген районның көрәш батырлары да игътибар үзәгендә. Комплекска легендар көрәшчеләр Раббани Шәрипов һәм Рәкыйп Хәмитов исемнәрен бирергә кирәк дигән фикерләр дә бар.

Әле исән-сау булган, кылган эше өчен халык аны үз иткән, тирә-якта легендага әверелгән шәхесләребезнең исемнәрен һәм шөгыльләрен мәңгеләштерү бик изге гамәл.

 2020 елда Татарстанда яшәүчеләр дәүләт хезмәтләре суперсервисыннан файдалана алачак. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

 

 «Татар авылы» конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү Бөтендөнья татар конрессы сайтында 3 апрельдә башланды. Ул бер атна дәвам итәчәк, ягъни 10 апрельдә иртәнге сәгать 10 да төгәлләнә. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.

 

Үз-үзеңне изоляцияләү мәсьәләләре буенча кайнар линияләр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 6 апрельдә Илкүләм товар биржасы товар интервенцияләрендә катнашу өчен аккредитацияләүгә заявкалар кабул итә башлады. Торглар күләме 1,5 млн тоннага кадәр җитә, торглар башлануның якынча датасы – 13 апрель.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International