Агымдагы ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алу дәвам итә. Бүгенге көндә 1 га чәчүлек мәйданнарына 29,3 кг гамәлдәге матдә туры килә, бу физик авырлыкта 4 232 тонна тәшкил итә. Бер атна эчендә 448 тонна минераль ашлама сатып алынган, шулардан "Кама" агрофирмасы ҖЧҖ-168тонна, "Гигант" ҖЧҖ- 200 тонна, Сәйдәшев исемендәге АХП ҖЧҖ-20тонна, фермерлар-60 тонна
2020 елның 31 гыйнварында район методик берләшмә җитәкчесе Ф.Ф. Кузнецова җитәкчелегендәге бер төркем рус теле укытучылары Түбән Кама шәһәренең 9 нчы урта мәктәбе базасында узган семинарда катнашты
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт «кайнар линия " ләр үткәрә
27гыйнвар көнне узган киңәшмәдә Тукай районы Башлыгы Фаил Камаев информатика укытучыларына ЦЭТВГА күчүдә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм мактау кәгазьләре тапшырды
Мусабай-Завод урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Камилә Вилданова татар тел буенча республика олимпиадасында призлы урын яулады
Кече Шилнә җирлегенең отчет җыелышына һәрвакыттагыча халык күп җыелды. Җирлек башлыгы Гадел Даутов 2019 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Шулай ук, бу елга планнар белән уртаклашты. Алар, узган елдагыча бик күләмле. Халыкның да сораулары аз булмады. Алар, нигездә, инфраструктура – газ, су, ут, юллар белән тәэмин итүгә кагылышлы. Гаугалы тема да яңгырады – учредительләре тарафыннан алданган «Усадьба» коммерцияле булмаган дача партнерлыгында яшәүчеләр бирегә гаделлек һәм ярдәм эзләп килгәннәр. Очрашуда район башлыгы Фаил Камаев, ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов да катнашты. Алар бергәләп райондагы иң эре авыл җирлегендә яшәүчеләр белән аралаштылар.
Район инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче «Изгелек кыл» хәйрия фондының чираттагы утырышы узды. Көн үзәгендә – узган комиссия утырышы карарларының үтәлеше. Шулай ук утырышта хәйрия фондына кергән акчаларны максатчан файдалану буенча райондашлардан килеп ирешкән дүрт гариза каралды.
2020 елның 1 февралендә «Патриот» хәрби дан музеенда Россия Хәрби дан көне кысаларында Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләренең Совет гаскәрләренең тар-мар ителүенә (1943 ел) багышланган«Какшамас Сталинград!"дигэн чара узды.
Пенсия фонды Идарәсе 1 февральдән айлык акчалата түләү (ЕДВ) 3% ка индексацияләнә, дип искәртә. Ай саен акчалата түләү белән беррәттән, бушлай дару алу, санаторий-курорт дәвалавы, шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту хокукы кебек социаль хезмәтләр җыелмасы да бер тапкыр бирелә.
2020 нче елның 28 нче гыйнварында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Айгөл Сәлимова Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» дигән чара кысаларында «Әниен белән мактан» күнегүе үткәрде.