ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы күрү буенча инвалидлар өчен  «Универсаль мобиль ярдәмче» дигән түләүсез белешмә хезмәте турында мәгълүмат җибәрә

2019 елда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «Кече һәм урта  эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык   инициативасына  ярдәм  итү» илкүләм  проектын  гамәлгә ашыруга  кереште,  биредә  төп ставка    кооперацияне үстерүгә ясала.

14 гыйнварда     Россия  Федерациясе  авыл  хуҗалыгы     министрының  беренче  урынбасары     Джамбулат Хатуов төбәк  аграр  ведомстволары  җитәкчеләре,  тармак берлекләре  һәм  фәнни бергәлек җитәкчеләре  белән    селектор киңәшмәсе  уздырды,  ул  язгы  кыр  эшләренә  әзерләнү һәм  үзебезнең  чәчүлек  материалын  куллану  мәсьәләләренә  багышланган  иде.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашты.

РТ РС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга пландагы ремонт эшләре графигы нигезендә, Яр Чаллы шәһәрендәге радиотелецентрда   2020 елның 20 гыйнварында 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, аналог («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып торып, планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылачак.

"Хезмәтне саклау буенча белгечләр өчен-2020"Бөтенроссия Олимпиадасы турында

ТАССР ның 100-еллыгына багышланган"Чәчәк ат минем Татарстаным" дип аталган тантаналы чарага чакырабыз 

2020 елның 15 гыйнварында Калмаш авыл җирлегендә Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, федераль һәм республика ведомстволары һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашында гражданнар җыелышы узды.

8-9 гыйнварда "Измаилово" концерт залында (Мәскәү шәһәре) «Душа народа моего»V Юбилей Халыкара милли мәдәниятләр һәм фольклор конкурс–фестивале узды.  Тукай районыннан  фестивальдә Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Мизгел" балалар инструменталь ансамбле (җитәкчесе Гимазетдинов Нәзир)катнашты   һәм ике дипломга ия булды .

Укучыларның хезмәт десанты.Фоторепортаж

Яңа Бүләк авылы курайчылар ансамбле тәрбияләнүчеләре"Минем халык күңеле" фестивалендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International