2019 елда гыйнвардан һәм апрельдән, индексация нәтиҗәсендә, 11.600 тукайлыларга (ТР буенча 1 млн. 146 мең) пенсияләр өзлексез рәвештә яңа күләмдә түләнде. Февраль аенда айлык акчалата түләүләрне индексацияләү, августта эшләүче пенсионерларның пенсияләрен яңадан исәпләү үткәрелде.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның
Яңа ел бәйрәме уңаеннан
МӨРӘҖӘГАТЕ
Кадерле татарстанлылар!
Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын йөрәктән тәбрик итәм.
Сәгать телләре төнге уникегә якынлашканда, без дуслар-туганнар белән бәйрәм өстәле тирәли утырышып, гадәт буенча, узып баручы елның аеруча күренекле вакыйгаларын искә алабыз, киләчәккә ниятләребез, теләк-омтылышларыбыз белән уртаклашабыз.
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев республика, шәһәр һәм район журналистлары белән матбугат конференциясе үткәрде. Журналистлар һәм матбугат вәкилләрен авыл җирлекләрендә суның сыйфаты, көнбагыш микрорайонында юллар, сәламәтлек саклау мәсьәләләре кызыксындырды. Тукай районының авыл хуҗалыгы да игътибардан читтә калмады, чөнки район һәрвакыт алдынгы позицияләрне били.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре-2019»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Үз һөнәрләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән 100 иң яхшы тармак вәкилләре 100 мең сум күләмендә премия алдылар,алар арасында Тукай районы вәкилләре дә бар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре - 2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Тармакның үз һөнәрләре буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы 100 вәкиле 100 мең сумлык премиягә ия булдылар.
5 декабрьдә Казан Ратушасында «Татарстан Республикасының 2019 елгы иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре»бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Җиңүчене билгеләү өчен Яңа ел чыршыларының бизәләше, үзенчәлеге, кар сыннары, күңел ачу урыннары булу мөһим. Чыршыларны бәяләгәндә халык фикере, «ТАССРның 100 еллыгы» темасы булуы да исәпкә алыначак. Әлеге бәйгедә безнең районның Новотроицкое авылында куелган төп чыршысы да катнаша.
Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Николаевна Әбделмановага Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең XIV съездында «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен»медале тапшырылды.Аны чын куңелдән котлыйбыз!
Казанда ТР Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең XIV съезды узды, анда район башлыгы Фаил Камаев Президиум әгъзасы итеп сайланды
Район комиссиясе авыл җирлекләрендә «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше " конкурсына йомгак ясый.