28 февраль-01 март көннәрендә Мамадыш шәһәрендә 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Рамазанов Ильназ 1нче урынны алды,тренеры Мөхәммәдиев М. М.
2019 елның 01-03 мартында Нурлат шәһәрендә Билбау көрәше буенча 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Анда Тукай районы спорт мәктәбе укучылары җиңүгә ирештеләр
Фотоларда Кенәз авылында Май чабу бәйрәме
Соңгы белешмәләр буенча, бүгенгә алдынгылар өчлегендә: Зәй районы, аның хуҗалыклары бер гектарга 67,2 кг ашлама туплаган (фаразга карата - 96 %), Тәтеш районы - гектарга 64,3 кг (91,9%) һәм Саба районы - гектарга 56,2 (80,3%) һәм Сарман районы - гектарга 56,1 кг (80,2%). Шулай ук Әтнә, Тукай, Балтач, Кукмара, Буа, Мөслим районнарында да күрсәткечләр начар түгел. Калган районнарга бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк.
10 март көнне Шилнәбаш авыл җирлегендә Кышны озату, язны каршылау бәйрәме булып узды. Авыл халкы өчен авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Масленица килде, безгә күңел ачу алып килде»дигән йола бәйрәме оештырдылар.
Кенәз авыл җирлегендә 2019 елның 10 мартында традицион уеннар һәм яңа пешкән коймак белән Масленица Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр.
6 мартта Пенсия фонды идарәсендә «Россия Пенсионерлар берлеге» Чаллы иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге оештырган традицион язгы хәйрия ярминкәсе узды.
Тукай районы хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча 11 март көненә оператив мәгълүмат
"Ягымны хатын-кызларыбызны котлыйк!" бэйрэм акциясе
2019 елның 8 мартында Кенәз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез! " акциясе үткәрделәр.Кешелекнең гүзәл яртысы - мәдәният ветераннары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм солдат әниләрен 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр .