ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

6 март көнне Шилнәбаш мәдәният йортында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур бәйрәм концерты булып узды.Концертның иң кечкенә катнашучылары - "Тополек" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әниләрен һәм әбиләрен бәйрәм белән котладылар.


8
март, 2019 ел
җомга

Халык контроле порталында хезмәт законнарын бозу очракларын ачыклау максатыннан, гражданнарның хезмәт хакын «конверт» та һәм билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге бар.


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 Круглое Поле поселогында хатын-кызларны 8 Март белән котладылар. Концерт Куйбышев тимер юлы ярдәме белән уздырылды һәм барлык хатын-кызлар өчен дә оештырылган иде .  

Әлфия Когогина: күп фатирлы йортларда вакытлы күршеләр гражданнарга  уңайсызлыклар китерә иде ,хәзер торак биналарда хостеллар тыела

Альфия Когогина: В работе над законом о социальном предпринимательстве будем придерживаться запросов социально-ориентированного бизнеса

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 7 мартында Татарстан Республикасы территориясендә:

- төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил 15-18 м/с, буран

- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык  көтелә


6
март, 2019 ел
чәршәмбе
6 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, «Энергетик» Мәдәният сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равиля Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова Тукай районында яшәүче 4 гаиләгә сертификатлар тапшырдылар. генә кагыла.

"Йолдызлы чәкчәк-Тукай чәкчәге" бәйгесеннән фотолар 1 нче өлеш

Район күләмендә узган «Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге» шоу-концерты

Район тарихына тагын бер сәхифә язылды Район күләмендә узган «Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге» шоу-концертында булганнан соң күңелгә әнә шундый фикер керде. Чыннан да, гаҗәеп бай эчтәлекле, хис-тойгыларга, милли йолаларыбызга бай, зур тәрбияви әһәмияткә ия матур бер бәйрәм булды ул. Һәм беркемне дә кабатламый торган югары кимәлдә, рухи күтәренкелек шартларында барды. Бер мәлгә хәйран калып утырдым: әйтерсең лә залда утырган тукайлылар һәм чаллылылар чәкчәк осталарын зурларга килгән кунаклар түгел, ә бер гаилә кешеләре. Залда искиткеч җылы мохит, тыйнак тантана. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә, диләр: бәйрәмнең идеясен биргән район башлыгы, жиң сызганып башкарып чыккан «Якты юл» газетасы коллективы, аны оештыруда булышучылар ихлас күңелләрен, йөрәк җылыларын кызганмаганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International