Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау максатыннан, 2019 елның 5 мартында 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Тукай муниципаль районы хакимияте бинасында төрле оешма вәкилләре катнашында ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан гаиләләр белән очрашу узачак
2019 нчы елның 26 нчы февралендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Шакирова Римма социаль хезмәт алучылар белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чара үткәрде.
Бөгелмә шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча ТР беренчелегендә районның спорт мәктәбендә шөгелләнүче,Бәтке авылы егетләре Андрей Хәбибуллин I урынны, Артем Уставщиков II урынны алды, тренерлары Булат Мөбарәкҗанов.Котлыйбыз!!
1 март көнне 10.00-12.00 сәгатьләрдә тукайлыларны табигатьне саклау буенча Казан районара прокуратурасы прокурорының өлкән ярдәмчесе юстиция советнигы Р.Н.Галимов кабул итә. Райондашлар аңа тирә-як мохитне саклау һәм аннан файдалану буенча сорауларын бирә алалар. Кабул итү район хакимиятенең 204 булмәсендә уза . 8 (843) 590-66-36 телефоны аша алдан язылырга кирәк,яки 88552-70-00-33
23 февральдә, шимбә көнне, районда беренче тапкыр зур спартакиада уздырылды. Спорт ярышларында барлык авыл җирлекләреннән вәкилләр, оешма һәм предприятиеләр, бюджет оешмалары хезмәткәрләре, район хакимиятендә эшләүчеләр катнашты.
26 нчы февраль көнне Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Тукай районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЭПУ Челныгаз, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә план буенча күчмә чара уздырдылар.
«Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Мин һәм минем чикләр” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.