ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстаннан тәҗрибәле виноград үстерүче үзенең уңыш серләре белән бүлеште-  Александр Зверев, ул  үзенең  25 сотый  кишәрлегендә  100 төрле  виноград  үстерә.  


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген " Энергетик» Мәдәният Сараенда тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Чакырылган кунакларны котлап, Тукай районының 4 гаиләсенә Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова сертификатлар тапшырды.

28 февральдә Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә «Хатын-кызлар игътибары» дигән чираттагы  телефон  кайнар элемтә    оештыра.


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

  Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Грипптан ничек сакланырга? " дигән темага социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә үткәрде.  

“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча   Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насыйрова социаль хезмәт алучылар белән «Минем эчке көчләрем» дип исемләнгән тренинг үткәрде.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, физик культураны һәм спортны пропагандалау максатыннан  спорт мәктәбен тәмамлаучылар һәм яшь спортчылар арасында өстәл теннисы буенча иптәшләрчә очрашу узды

Тукай районы хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча 25 февраль көненә  оператив мәгълүмат

Әдәбият дөньясында юбилярлар буларак танылган шагыйрьләр һәм язучылар гына түгел, китаплар да булырга мөмкин. Күп еллар элек иҗат ителгән әсәрләр хәзерге вакытта актуаль булып кала бирә.

Социаль челтәрләрдә  1  марттан  икмәккә  бәяләр  күтәрелү  турында  төрле  фикерләр чыгуга һәм  массакүләм  мәгълүмат  чараларыннан  күпсанлы  үтенечләр  булуга  бәйле  рәвештә, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, икмәкнең  социаль төрләренә бәяләр  вәзгыятен  контрольдә  тота, дип белдерде.

Иске Байлар  авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Шәйхеддинов Гилмеддин Шәйхеддин улы үзенең зур юбилеен-90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Гилмеддин Шәйхеддин улын  90 яше тулган  көне белән район Советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International