2023 елның 12 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 метрга кадәр көчле көньяк-көнбатыш җиле көтелә
2023 елның 1 гыйнварыннан Россиянең Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләштерелде. Хәзер ул Пенсия һәм социаль иминият фонды дип атала, кыскартып әйткәндә – Россия Социаль фонды.
Тукай районында узган "Игелек кыл" хәйрия марафонында инвалидларга даими хәйрия ярдәме курсәткән өчен "Наиком-Арена" спортының техник төрләре стадионы директоры,Татарстан мотоцикл спорты федерациясе президенты Наил Хуббатуллин" Алтын йөрәкле кеше" исеменә лаек булды. Аның имзасы Тукай районының Мактаулы кешеләр китабына куелды. Быелгы Хәйрия акциясе барышында да Наил Бастамович инвалидларга 500 мең сум акча күчерде.
2023 елның 11 гыйнварында төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы 29..-34°°, аерым районнарда -35..-40° салкын булуы көтелә. 11 гыйнвар көндез температура --16..-21°га кадәр күтәреләчәк.,°, көнчыгышта -24°ка кадәр.
3 гыйнварда инвалидлар җәмгыятенең район оешмасы рәисе Вазиева Фәйрүзә Фаяз кызы Боерган авылы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үсеш үзенчәлекләре булган балалар яши торган йортларда булдылар.
#Күзкәй китапханәсе
#"Май канаты" ясау серләре
#Осталык дәресе
#Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы
#"Хәтирә" клубында татар халык гореф гадәтләрен искә төшереп, кул эше белән кич утыру булды. Әлбәттә татар халык җырларын да искә төшердек, шаян уен-көлкесе дә булды, табышмак-мәкальләр дә әйтешеп, елны бик күңелле башлап җибәрдек.
14 гыйнвар «Ак Барс» көрәш сараенда «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтәчәк. Премиягә җиде ел дәвамында Татарстанның һәм якын тирә төбәкләрдән иң көчле көрәшчеләр җыела. Быел бәйгедә унөч көрәшче чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акча өчен бил алышачак.
Балалар өчен Кыш Бабай да чакырулы. Тамаша башланыр алдыннан чемпион билбавы белән фотога төшү, танылган спортсменнардан автограф алу мөмкинлеге дә булачак. Тамашачыларга билетлар буенча көнкүреш кирәк-яракларын да уйнатачакбыз.
Премиянең махсус кунаклары – «Казан егетләре» төркеме, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Салават Фәтхетдинов.
«Манзара» спорт һәм музыка премиясенең рәсми ачылышы 13:00 сәгатьтә. 12:00дә холлда балаларны Кыш Бабай каршы алачак, шунда ук билбау һәм танылган көрәшчеләр белән фотого төшү дә каралган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар алу конкурына документлар кабул итү турында игълан итә.
2023 нче елның 7 нче гыйнварында Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Раштуа» бәйрәме үткәрде.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар, минераль ашлама әзерләүгә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Моннан тыш, яңа елда халык өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыруны дәвам итү мөһим. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмәләр бирде.