ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

21 декабрьдән 2022 елның 22 декабренә кадәр 18 сәгатьметеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү-консультация

Тантаналар сараенда Ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Чакырылган кунаклар адресына бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады.

2022 елның 21 ноябрендә 21.11.2022 № 443 – ФЗ «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешендәге 4 статьясына, икенче өлешенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон үз көченә керде (алга таба - № 443 – ФЗ). Әлеге законның аерым нигезләмәләре 2022 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Яңа Байлар авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны  96 яшьлек  Сабиров Мәхмут  Сабир улын котларга  Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы, район ветераннар(инвалидлар) оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы,"Ярыш" хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим  Мансур улы килде. Юбиләргә сәламәтлек , тыныч көннәр теләп ана район башлыгы Фаил Мисбах улының иң изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле  бүләк тапшырдылар.


19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

19 декабрьдә 18 сәгатьтән 2022 елның 20 декабре 11 сәгатькә кадәр.

19 декабрь кичендә, 2022 елның 20 декабрендә төнлә һәм иртән  Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә урыннар белән 500 м һәм аннан да азрак күренә торган томан көтелә.

Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» хәрби дан музее базасында «Без сугышка күптән киткән идек, без сугыштан әле кайтмаган» дигән II төбәк-ара патриотик җырлар фестивале үтте.

21 декабрьдә Балалар куркынычсызлыгы буенча интернетта, шәхси мәгълүматлардан файдалану куркынычсызлыгы дәресе узачак, шул исәптән ЕСИА системасында

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан 10 меңнән артык хатын-кыз айлык пособиене рәсмиләштергән.

 

    8 яшьтән 17 яшькә  кадәрге балаларга айлык  пособие Татарстанның мәктәп яшендәге 55 мең баласына  максималь күләмдә бирелә. Гаиләләргә мондый түләү күләме Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумын - 11 476 сумны тәшкил итә.


16
декабрь, 2022 ел
җомга


Рәзинә Сәетгәрәева

Кичә, Татарстан авыл җирлегенең төп биләмәсе - Кнәз авыл җирлеге "ТАТАРСТАН" мәдәният йортында Рәзинә Сәетгәрәеваның "Тамактагы төер" драма әсәре буенча куелган " Язлар һаман язлар өметле" дигән пьесаның премьерасы булды. Районкүләм "Битлек" театраль Фестиваль кысаларында куелган бу әсәргә бәя бирергә районнан комиссия вәкилләре дә килде. Мин әлеге әсәрнең авторы буларак бу сәхнә әсәрен карап бик тә канәгать калдым. Режиссёр Роза Вакиф кызы Зарипова һәрбер рольгә артистларны бик тә дөрес сайлаган. Күбесенчә руслар яшәгән бу төбәктә театр артистлары тарафыннан минем инде икенче әсәрем сәхнәләштерелә. Моннан бер ел элек алар зур уңыш белән Рәзинә Сәетгәрәеваның "Бүрекле гармун" пьесасын куйганнар иде инде. Театр коллективы шул ук, артистлар остарганнан остара бара.
Бу юлы алар сугыш вакытында тылдагы хатын-кызлар язмышын сүрәтләде. Ышандырып, күңел биреп уйналган һәрбер роль күңелләрне бер ярдан икенче ярга "бәргәләде"...
Олы яшьтәге тамашачыларның күзләре яшьләнде...
Соңыннан артистларны көчле алкышларга күмде тамашачы.
Авыл җитәкчелеге әлегә тамашага алдан ук әзерләнгән: башыннан ахырына кадәр дикъкать белән тамаша кылып, сәхнә йолдызларын бүләкләп, кул кысып, һәрберсенә "РӘХМӘТ ХАТЫ" таршырылды. Авторны да зурладылар! Мин моны җитәкченең мәдәният, тел, милләт сагында уяу торуы дип бәяләдем. Тамаша беткәч, олы яшьтәге апалар белән аралашып алдым. Баксаң Чуйсина ханымның да әтисе әсәрдәгечә хәбәрсез югалган булган икән... Инде апага да 74 яшь, ә ул әтисенең каберлеген узган ел гына тапкан... Гомер буе эзләгән... Нинди генә кайгы-хәсрәт китермәгән сугыш... Әсәрне язганда мин әти-әниләремнең сөйләүләреннән чыгып яздым шул, күктән алып язган уйдырма әсәр түгел бу... Шуңа да һәрбер күңелне уйлатты, елатты бу әсәр! Бик тә рәхмәтлемен сәхнә ветераннарына, сәхнәгә яңа аяк баскан Алиягә! Сез сәхнәдә уйнамыйсыз, ә бәлки яшисез! Болай ышандырып уйнарга күпме көч, ихтыяр, вакыт кирәк! Рәхмәт, Сезгә! Элекке тормышны хәтерләткән бөтен җиһаз, эш коралларын ничек җыйнап бетергәннәрдер. Режиссёр Роза ханымның -Минем җаным шушы сәхнәдә, диюе аның бу эшкә күпме көче керүе турында сөйли. Рәхмәт сезгә, Роза ханым! Сез - үз эшегезнең чын остазы! Иң зур рәхмәтне төп рольне ачынып-ачынып, михнәтле тормышның ачысын йөрәкләргә үтәрлек итеп уйнаган ....ханымга! Моның сәбәбе: ул шушы көннәрдә генә туганының Украинада һәлак булуын ишеткәннән соң үзендә көч табып уйнавында... Әле табут юлда икән... Йә, Раббым, нигә кабатлана икән кеше язмышлары... Әле Бөек Ватан сугышыннан калган тамактагы төерләр дә китмәгән иде бит...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International