ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Районның төп чыршысы Яңа поселогында урнашкан.

Бирегә Тукай районы җитәкчеләре, авыл җирлекләре халкы, күпсанлы кунаклар килде. 

2022 елның 22 декабрендә «Наик Арена " техник спорт төрләре стадионында күңелле бәйрәм - мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балаларга-махсус хәрби операциядә катнашучыларга яңа ел алдыннан үзенчәлекле бүләк оештырылды. Балалар мототехникада шудылар, мультфильм геройларына әверелделәр, аниматорлар белән бергә күңелле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм ахырында балалар «КАМАЗ»ГАҖ хәйриячесеннән татлы бүләкләр алдылар. Чараны оештыруда «Наик Арена» стадионы директоры Н.Б. Хуббатуллинга, «КАМАЗ»ГАҖ җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәбез.

Кнәз авыл җирлегендә депутатлар мобилизацияләнгән гражданнарның балаларын өйләренә барып Яңа ел белән котладылар. Иң көтеп алынган бәйрәм алдыннан алар мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә яңа ел бүләкләре тапшырдылар.

2022 елның 24 декабрендә Кнәз мәдәният йортында «Умырзая» хореография ансамбле балалары өчен Яңа ел тамашасы узды.

2022 елның 23 декабрендә, Кнәз авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен яңа ел бәйрәме алдыннан, тантаналы рәвештә яңа ел чыршысы ачылды. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатыйх улы Камалов, авыл җирлеге депутаты Айнур Айрат улы Кашапов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова чыгыш ясадылар.


23
декабрь, 2022 ел
җомга

«Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе командасы, президент грантлары Фонды ярдәме белән, республика янгын сүндерүчеләренә ярдәм итү проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә.

  Тукай районы җитәкчеләре «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» съездында катнашты. 


22
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыннар белән көтелә:

- бозлавык;

- буран,күз куреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак ;

- 15-17 м/с көчле көньяк-көнбатыш җил;

- юлларда көчле бозлавык, кар боткасы.

Республикада яшьләрнең төрле категорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар һәм программалар комплексы тормышка ашырыла.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Сәләт» ширкәте белән берлектә «Сәләт»кышкы профильле сменаларын үткәрү планлаштыра. Шундый сменаларның берсе - " Сәләт-Рухият»кышкы сменасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International