ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Камилә Камалденова Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узган «Йолдызлы көз» яшь башкаручыларның республика конкурсында катнашып I дәрәҗә дипломга ия булды

Ветеринар, зооинженер – кешелек сагында торучы вазифасын да үти. Чөнки, адәм баласының сәламәтлеге әйләнә-тирәдә яшәүче җәнлек, мал-туар, терлекләрнең сәламәтлеге белән тыгыз бәйләнгән. 

Тукай районда «Игелек кыл» хәйрия марафоны узды. Быел ул  БИШЕНЧЕ тапкыр оештырылды. Марафон барышында хәйриячеләр ярдәме белән барлыгы 4 миллион  124мең 45   сум   акча җыелган.   акча җыелган

 


13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

 Новый бистәсендә яшәүче  Ибраһимов Нагим Ибраһим улын 80 яше белән котладык

Китапханәдә Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Көчле рухлылар" исемле китап күргәзмәсе төзелде.Күргәзмәгә танылган язучы Фәнис Яруллин, Гакыйл Сәгыйров, Кәүсәрия Шәфыйкова әсәрләре һәм авылдашыбыз, физик мөмкинлекләре чикле Гөлфия апа Әһлиеваның китабын куйдык.

 
 1992 елдан бирле декабрь ае - Халыкара инвалидлар ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. БМО тарафыннан гамәлгә кертелгән әлеге көн мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең җәмгыятьтәге хокукларын яклау, үзара кешелеклерәк мөгаләмә булдыруны күздә тота.Авылыбызда физик мөмкинлеге чикләнгән , коляска белән хәрәкәтләнүче, күп китап укучыбыз- Нурислам Гимазов янында булдык, аралаштык.

2022 елның 12 декабрендә Кенәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Мин Россия гражданины!»дигән акция уздырды

 Яңа поселогы мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар иҗатын чагылдырган “Бәллүр курчак” район фестиваленең йомгаклау этабы булып узды.

 

Ай саен татарстанлылар күчемсез милекне рәсмиләштергәндә җирне төзекләндерү нәтиҗәсендә алынган белешмәләрнең дәүләт фондыннан җир кишәрлекләренә 3 меңләп оригиналь документ сорый. Бу еш кына җирләрне инвентаризацияләү материаллары һәм җирне төзекләндерү эшләре. Дәүләт фондында барлыгы 500 меңнән артык документ саклана.

2022 елның 8 декабрендә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Тукай муниципаль районының утырышлар залында «Хәзерге шартларда коррупциягә каршы торуның актуаль мәсьәләләре»темасына түгәрәк өстәлартында сөйләшү узды. Түгәрәк өстәл эшендә районның Иҗтимагый советы әгъзалары Мөбарәкова и. Х., Хәмидуллина Л. З., Вазеева Ф. ф. да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International