ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Тукай районы Кузкәй авылында гошер садакасы жыйдылар. Барсына да зур рэхмэт.

2022 елның 30 сентябрендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә онлайн (телефон аша) консультацияләр уздырачаклар:

Княз мәдәният йортында  халык бәйрәме узды

2022 елның 29 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «Белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре турында» кайнар линия үткәрә.

#Күзкәй китапханәсе
#Район китапханәчеләре семинары
#Китапханәдә кулланучыларның ялын оештыруда шогыль клубларының эшчәнлеге
#Семинарда Күзкәй китапханәсенең 2021 елгы эшенә отчет тыңланды.
 

Боерган авылы китапханәсе тарафыннан,иң күп китап укучы Гараев Гаяз гаиләсендә,Айгөл Әхмәтгалиеваның «Хәния» исемле китабы буенча әнгәмә оештырылды. 

 

Ыгы-зыгылы бу мәшәкатьле тормышта да үзеннән бер яктылык, җылылык, самимилек бөркеп тора торган кешеләр бар. Алар бар булмышлары белән дөньяны, кешеләрне ярата. Шундый кешеләр янында булу гына түгел, аларны күрү дә җанга ял, рәхәтлек бирә, борчулы җаннар тынычлык таба, елмаясы килә башлый.Рәхмәт Сезгә авыллашлар.
Калмия авыл китапханәсендә дә бик күңелле  кичә үтте. Авылдашлар, классташлар очрашты. Уеннар уйнап, җырлар җырлап, рәхәтләнеп биеп ял иттеләр. Күңелле очрашудан рәхәтлек алып таралыштылар авылдашлар. Һәммәсенә дә исәнлек-саулык, тазалык теләп каласым килә.

Борды китапханәсендә, "Күңел өчен" дип исемләнгән хатын-кызлар клубы базасында өлкәннәргә сосиска әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде 

Илбаухтино авылы китапханәсендә «Укырга өйрәнегез» дип исемләнгән әдәби уен узды . Балалар «Иң акыллы» дигән мактаулы исеме өчен актив көрәштеләр .  


23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Узган атнада Новотроицк мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары районның Гадел хөкем йортында, суд бинасында булдылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International