ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Княз  һәм Новотроицк мәктәпләрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышы үткәрелде. Алар «Өлкәннәр һәм балалар катнашында аварияләрнең торышы, транспортта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, балаларны автомобиль салонына утырту җайланмасыз»дигән темага чыгыш ясадылар. 

Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина һөнәри осталык конкурсында «Никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы»номинациясендә беренче урынны алды.

Аңа Казанда узачак финалда республиканың иң яхшы регистраторы исеме өчен көрәшергә туры киләчәк. Ә бүлек баш белгече Энҗе Хафизова исем кушу тантанасын теркәүче хезмәткәрләр арасында өченче булды.

 

Милли проектлар кысаларында башкарылучы эшләрнең үтәлешен үз күзләребез белән күрү максатыннан, без берничә авыл җирлегенә чыктык. «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» дип исемләнгән милли проектлар буенча Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән башлангыч мәктәп бинасы төзелешен, Мусабай-Завод авылындагы ФАП һәм Иштиршәк авылына илтүче юлны карап чыктык.

23 сентябрьдә Татарстан авыл китапханәсендә "Циффрлы иминлек"темасына китапханә сәгате узды.  

15 июльдә «Контент-марафон» республика проектына гаризалар кабул итү башланды. Анда катнашучылар социаль челтәрләрдә уңай фикерләү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән уникаль якты медиа контент булдырачак. Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.

2022 елның 21 сентябрендә Татарстан бистәсе үзәгендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән бергә «Дөнья күгәрчене »патриотик акциясе үткәрделәр.  

2022 елның 19 сентябренә Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы регионнары буенча азык төлек товарларының кайбер төрләренә кулланучылар бәяләре дәрәҗәсе һәм индекслары турында мәгълүмат


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 20 сентябрендә, яшьләрнең ялын яхшырту өчен, Княз  мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән «Минем буш вакытым»дигән анкета үткәрделәр.

2022 елның 19 сентябрендә балалар корал ясаучы көне уңаеннан "Патриот"сугышчан Дан музеенда булдылар.


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

19 сентябрьдә 18 сәгатьтән 2022 елның 20 сентябрендә1 8 сәгатькә кадәр Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International