Тукай районы Илбухтино авылы китапханәсендә «Үзебезнекеләрне ташламабыз» акциясе узды
Хәтерлим әле, ата-бабаларыбызда бик матур гадәт бар иде. Табын артына ризык-тәгам җыярга утыргач, гаиләдәге иң өлкән кеше, йә әбекәй, йә бабакай була иде ул, күкрәгенә терәп хуш исле ипекәйне кисә. Аннары, гаилә әһелләре уң кулларына ипекәйне тотып ризыкланырга керешә. Бу – ипекәйгә хөрмәт. Бу – игенченең намуслы хезмәтен югары бәяләү дә ул.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының урып-җыю кампаниясен йомгаклау – быелгы уңыш нәтиҗәләре буенча видеоконференция булды. Видеоконференция утырышында республикабызда яхшы дан алган алдынгы хуҗалык – «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе – Татарстанның һәм Россиянең «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» Рөстәм Хаҗиев катнашты һәм чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен hам Татарстан Республикасында яшәуче халыклар вәкилләренең туган телларен саклау,үстеру мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән берлектә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенда «ТАТАР СУЗЕ» Халыкара нәфис суз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул иту бара.
Бүген Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу урта мәктәбендә Татарстан Варислары берлегенә кабул итү тантанасы булды,балалар Татарстан Варислары Берлегенә кергәндә тантаналы вәгъдә бирделәр.
2021 елда Россия Федерациясе Социаль-икътисадый үсеш министрлыгы һәм 2035 елгы Университет илдә IT-кадрлар кытлыгын тулыландыруга юнәлдерелгән «Циффрлы һөнәрләр» проектын эшләтеп җибәрде. Проект кысаларында олылар гражданнар дәүләтнең финанс ярдәме белән IT-та өстәмә һөнәри белем ала ала.
Круглое Поле китапханәсендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган "Терроризм -ул дөньяга куркыныч янау" дигән тематик мәгълүмат сәгате узды.
2022 елның 11 сентябрендә, Бөтенроссия аеклык көне кысаларында, Кенәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Волонтер» клубы әгъзалары белән бергә Татарстан бистәсе үзәгендә «Аек яшә!» чарасын уздырдылар
– Тукай үзәк дәваханәсе бинасының төзелеше әле дә мине горурлык хисе белән яшәтә. 1987 елда дәваханәсенең комплекслы булуы төзелеш проектына норматив документлар белән кертелмәсә дә, үзебезнең тырышлык белән без аны шундый итеп оештырдык. Әлеге комплекс үз эченә күп юнәлешле шифаханә, диагностика үзәге, күп юнәлешле хирургия, терапия, гинекология, косметология бүлекчәләре, реанимация, реабилитация бүлекләрен үз эченә алды һәм шулай ук комплексның эшен тәэмин итүче, хезмәт күрсәтүче көчле инфраструктура да булдырылды. Дәваханәнең үз гаражлары, складлары, кер юу урыны, үз ремонт базасы булды,– дип сөйләде Тукай үзәк хастаханәсенең элеккеге баш табибы Зиннур Закиров.