06 сентябрьдә Борды авылы чишмәсе янында чишмә бәйрәме үткәрелде, анда авыл җирлеге ветераннары, фольклор ансамбле да катнашты . Чишмә тарихын искә төшерделәр, халык җырларын җырладылар, уеннар уйнадылар һәм боларның барысы да табигатьтә пешерелгән милли коймаклар исе астында узды.Видео
Районда шаулап - гөрләп чишмә бәйрәмнәре уздырыла. 5 нче сентябрь көнне Боерган авыл җирлегенә караган Колыш авылы чишмәсе янында бик матур очрашу узды.Һәр чишмәнең үз җыры, һз тарихы бар.
#КөмешЧишмәПроекты
#Мәләкәсавыл китапханәсе
#Мәләкәс Мәдәният йорты
2022 елның 11 сентябрендә Тукай район шифаханәсең 1нче катында 142 кабинетта даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланучыларга ачык ишекләр көне оештырылачак.
Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясе узды. Әлеге чарага Тукай районы халкы да актив кушылды. Барлыгы 250 дән артык тукайлы бу көнне диктант язды.
Тукай районында чишмәләр турында кайгырту проекты тормышка ашырыла. Чишмәләребезнең чисталагына, төзеклелегенә, табигатебезне саклау максатыннан халыкның игътибарын җәлеп итү, чишмәләребезнең барлыкка килүен, тарихын өйрәнү, яшгь буында сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү йөзеннән районыбызда «Көмеш чишмә» смотр-конкурсыигълан ителгән иде. Район башлыгы Фаил Камаев тәкъдим иткән бу мәртәбәле конкурс бездә беренче тапкыр үткәрелде.
Россия Мәгариф министрлыгы Россия укучыларының сыйфатлы, сәламәт, тулы һәм баланслы кайнар туклану алуына аерым игътибар бирә, бу аларга энергияне тулыландырырга һәм аларның физик үсешенә ярдәм итә, шулай ук барлык стандартларга һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирергә тиеш. Туклану сыйфатын тикшерүдә укучыларның ата-аналары катнаша.
Шушы көннәрдә Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Шамил Ганиев һәм профилактика бүлеге начальнигы Резеда Гыйльметдинова авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу үткәрделәр. Көн тәртибендә юлларда балаларның иминлеге мәсьәләсе торды.
2022 елның 5 сентябренә Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы регионнары буенча азык-төлек товарларының кайбер төрләренә кулланучылар бәяләре дәрәҗәсе һәм индекслары турында мәгълүмат
Тукай районында пенсионерлар арасында өстәл теннисы буенча турнир узды