Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец социаль тәэминат өлкәсендә һәм мәгълүмати-аңлату сәясәте өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
ТР Тукай районы «Гигант " ҖЧҖ, 2022 елның 6 июненнән Әҗмәкәй һәм Шилнәбаш авыл җирлекләре территориясендә чәчүлекләрне химпрополклый башлый. Эш Җир өсте сиптергеч белән башкарылачак.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Тукай районында Татарстан Республикасында федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең күчмә утырышы узды. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, республика муниципалитетлары катнашында узган утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәү йөзеннән социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыруның барышы булды.
Россия Хөкүмәте шәхси йортларны мөстәкыйль рәвештә төзү өчен ташламалы ипотека бирү буенча яңа программа гамәлгә ашыра башлый. Бу башлангыч әлегә сынау формасында башкарылачак. Әлеге ярдәм чарасыннан йортны үз көчең белән төзегәндә генә, ягъни профессиональ төзелеш компаниясе белән подряд килешүе рәсмиләштерелмәгән булса гына файдаланырга мөмкин
2022 нче елның 2 нче июнендә Княз мәдәният йорты, авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы, Александр Семенович Поповны 85 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котладылар.
Чәршәмбе көнне район башлыгы Фаил Камаев район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов белән хуҗалыкларга чыгып, терлек азыгы әзерләү техникасын, силос-сенаж базларының әзерлеген тикшерделәр.
Россия Пенсия фондының яшәү минимумын индексацияләве белән бәйле рәвештә 1 июньнән өч төрле пособие күләме дә артачак.
Яр Чаллыда яшәүчеләр бакча сезоны башлануга карамастан, үзләренең кулланучылар белемнәрен арттыруны дәвам итә. Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре атна саен базарларда кизү торулар, сәүдә үзәкләрендә консультация өстәлләре, мәктәп укучылары һәм өлкән буын белән очрашулар үткәрәләр. Мондый чаралар шәһәр халкының хокукый белемен арттыру максатыннан үткәрелә.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр белән чираттагы очрашуны уздырды. органы
Яшьләрнең, яшьләр белән эшләү буенча яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме максатында 2022 елда социаль ипотека программасы буенча торак алуга «Яшьләр торак конкурсы» үткәрелә. Конкурсны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы»төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.