ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Тукай районы сәяхәтчеләре Чирмешән районында

Тукай районы ат-автомобиль узышында катнашучылар белән Фоторепортаж

2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Музипов Рәмис Гаптраис улы белән берлектә   Хезмәт мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп тематик кабул итү  планлаштырыла.  

19 майда пионер оешмасы төзелүгә  100 ел тула. Бүген Казан шәһәрендә шул көнгә багышланган  Зур Җыен.

Хәзерге минуты-сәгатье белән үзгәреп торган заманны мәгьлүматсыз күз алдына да китереп булмый. Газета-журналлар, радио-телевидение, интернент аша халык үзенә кирәкле һәм дә мөһим булган хәбәрләрне ала. Авылларда яшәүчеләргә район хәлләрен белеп тору зарур, үз җирлегеңдә булган вакыйгалар, яңалыклар кешегә сулар һава кебек кирәк. Тукай районының “Якты юл”(“Светлый путь”) газетасы һәрвакыт үз укучылары таләпләренә җавап бирерлек язмалар әзерли, үзенең битләрендә район тормышын киң яктырта, заман белән бергә атлый.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 16.05.2022 елдан алып 27.05.2022 елга кадәр талпан йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча халык түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә алалар:: - Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә ял һәм бәйрәм көннәрендә 9.00 сәгатьтән башлап 17.00 - 8 (843) 238 53 68, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән башлап 18.00 - 8(843) 238 21 74. - кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгенә 8 800 555 49 43 телефоны аша тәүлек буе эшли.


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

2021 елның 18 маенда Биклән авылының футбол кырында 2006 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында футбол буенча район Беренчелегенең финал уеннары узды.

Финалга элек үткәрелгән һәр зонадан 1,2 урын алган 2 команда үтте. Ярышларда барлыгы 12 мәктәп командасы катнашты.

18 май 18 сәгатьтән 19 майның 07 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Тукай районының хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык төлек министры Марат Җәббаровның рәхмәт хаты белән Тукай районының Калинин исемендәге колхозында, аннары Ворошилов исемендәге совхозында, соңырак «Чаллы яшелчәсе» акционерлык җәмгыятендә зур көч куеп, зур уңышларга ирешкән, 2021 нче елга кадәр район  ветераннар hәм инвалидлар оешмасын җитәкләп, шуннан лаеклы ялга киткән Галимҗан Зарипов бүләкләнде.

 

Чаллы шәһәре һәм Тукай районы инвалидлары һәм ветераннары, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100  тулуга багышланган Атлы- Дөяле- Китаплы сәяхәткә юл тоттылар! Уңышлы сәфәр булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International