22 февраль көнне Кнәз авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» дип исемләнгән һәйкәл янында " Ватан солдатлары, Россия сугышчылары "дип аталган митинг узды
21 февраль көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Халыкара туган тел көне уңаеннан, Кнәз мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Туган телем – минем канатларым» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрделәр.
Кнәз авыл җирлегендә "Солдат - якташларыбыз һәм аларның командирларының хатлары буенча" дип исемләнгән кичә узды
Тукай район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров,авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев Кузкәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сабиров Мәхмүт аганы Ватанны саклаучылар көне белән котладылар
Тукай районы җитәкчеләре районда яшәүче Бөек Ватан сугыш ветераннарын Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик иттеләр .
Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илфак Бариев, «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гузәл Әхтәмова, «Гиндукуш» музее директоры Резедә Гарипова Ватанны саклаучылар көне белән Рафкать абый Нуриев hәм Ефрем абый Алчиновны котлады. Өлкәннәребез әлеге игътибарны олы шатлык белән кабул итте.
Тукай районыннан да ел саен язгы һәм көзге чакырылышларда 70тән артык егет хәрби хезмәткә китә.
Хәзер хезмәт вакыты бер генә ел. Үсмерләребез армиядә хезмәт итүгә ничек карый? Без шушы һәм хәрби хезмәткә кагылышлы башка сораулар белән Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары, подполковник Дамир Вәлиевка мөрәҗәгать иттек.
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Калмаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Әхмәтҗанов белән очрашты. Фаил Мисбахович Бөек Җиңү өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде, бүләк тапшырды һәм ветеранга сәламәтлек теләде.
2022 нче елда армия сафларында хезмәт итүче Кнәз авыл җирлегенең солдат - якташлары..Фоторепортаж
Тукай районы - зур мөмкинлекләре булган район
Тиешле еллар эшләгән өчен яки инвалидлык буенча Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, ФСБ һәм башка көч ведомстволары линиясе буенча пенсия алучы хәрби пенсионерлар Пенсия фонды линиясе буенча икенче пенсиягә – картлык буенча иминият пенсиясенә дәгъва итә ала.