ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Тарату көне: 2021 елның 27 январе

 

Ана капиталыннан айлык түләү гаризалар буенча озайтыла

        Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр фонд сайтындагы яисә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә, яки күпфункцияле үзәккә шәхси визит барышында бирергә мөмкин булган гариза буенча озайтыла.

         Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан ай саен түләнә торган түләү 2018 елның гыйнварыннан соң икенче бала туган гаиләләргә бирелә, аларның уртача кереме хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән 2 тапкырдан артмый.

          Татарстан Республикасында  яшәү минимумының күләме - 23 448 сум.  2021 елда билгеләнгән айлык түләү  - 9713 сум, быел яңа билгеләнгән түләүләр өчен -10 433 сум тәшкил итә. Әлеге төр түләүне республиканың 1,8 мең гаиләсе ала.

          Гаилә бу түләүне икенче балага 3 яшь тулганчы  ала. Һәр түләү чоры бер елга исәпләнгән. Икенче балага бер яки ике яшь тулгач, сертификат хуҗасына, гаиләнең түләү алуга хокукын раслау өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

          Күпчелек гаиләләргә үз керемнәрен расларга кирәк булмаячак, чөнки Пенсия фонды бу мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә җыя. Мәгълүматлар Пенсия фондының, социаль тәэминат Бердәм мәгълүмат системасының (ЕГИССО) һәм ведомствоара хезмәттәшлек системасының үз мәгълүматларыннан алына, анда  Федераль салым хезмәте мәгълүматлары да керә.

          Ата-аналарның берсе хәрби, коткаручы, полиция  яки башка көч ведомствосы хезмәткәре булган, яисә,  гаиләдә кемдер стипендияләр, грантлар һәм фәнни яки уку йортының башка түләүләрен алган очракта табыш күләме расланмый.

          "Ана капиталыннан түләү сорап язылган гаризаны икенче бала туганнан соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин. Пенсия фондына бала тугач алты ай узганчы мөрәҗәгать иткән очракта, акча бала туган яки уллыкка алынган көннән түләнәчәк һәм гаилә пособиене узган айлар өчен дә алачак. Алты айдан соңрак мөрәҗәгать иткәндә, түләү, закон нигезендә, гариза биргән көннән башлана”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

 

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге   8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,                                                                                    

        www.facebook.com/PFRTATARSTAN

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

        www.ok.ru/group/pfrtatarstan 

        https://t.me/PFRTATARbot

    8-960-088-30-74

    https://www.instagram.com/pension_fond_rt/  


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Чечняда гвардия өлкән лейтенанты Пучинин Валерий Викторовичның һәлак булу көненә багышланга  "Чечен уты "дип аталган  Батырлык дәресе узды

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 24 гыйнварында кичен, төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә (Казан шәһәрендә – төнлә һәм иртән).

Советлар Союзы Герое Нурми Хәләф улы Шәрипов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары буенча район Беренчелеге һәм Чемпионаты узды.


21
гыйнвар, 2022 ел
җомга
Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев уку алдынгыларын, олимпиадаларда җиңүләр яулаган, җәмәгать эшендә актив катнашкан һәм мәдәният, спорт өлкәсендә уңышларга ирешкән укучыларны котларга "Энергитек" мәдәният сараена җыйды.

 

Тукай районының Мәләкәс авылында төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды.

Аны ремонтлау өчен республика бюджетеннан 27миллион сум акча тотылган. Мәдәният йорты бик матур, заманча, бөтен уңайлыклары булган бинага әйләнгән. Аны ачу тантанасына район җитәкчеләре килде, шушы авылда туып үскән күренекле кешеләр кайтты.

Тукай районы Тубән Суыксу авылының Нарат елга паркында  ,"Алга" спорткомплексы янында  районның ветераннар(инвалидлар) оешмалар  вәкилләре очрашты.  

Тубән Суыксу авылының Нарат елга паркында   районның мөхтәсибәтләре арасында чаңгы ярышлары узды

 

Кече Шилнә авылы мәдәният йортында «Ел укытучысы-2022» һәм «Ел тәрбиячесе-2022» бөтенроссия бәйгеләренең муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Әлеге күркәм һәм мәртәбәле бәйгедә быел район мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан барысы 57 педагог – 37 укытучы һәм 20 тәрбияче катнашты.

 

План-график нигезендә  Тукай районында ГТО нормативларын кабул итү буенча күчмә комиссия эшли.

20.01.2022 елда Комсомолец авыл җирлегендә яшәүчеләрдән гто нормативларын кабул иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International