12 октябрь көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр «Көзге яфрак " дигән экологик акция үткәрделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев хакимияттә узган киңәшмәдә Өлкәннәр декадсына йомгак ясады.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Борды һәм Җәйләү авылы ветераннарына бүләк тараттылар. Шушы җирлектән сайланган район Советы депутаты, уңышлы эшмәкәр, танылган меценат Равил Миңнехуҗин авылга зур бүләкләр белән килде.
Өлкәннәр Бәйрәм декадасын Иске Дөреш авыл җирлегенә караган Иске Дөреш, Таулы Дөреш, Октябрь Бүләк, Җикәнле Күл, Салих Тукай авылларында яшәүче, яше 70тән узган өлкән буын вәкилләренә күчтәнәч пакетлар таратылды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Мусабай-Завод авылының урта мәктәбе ашханәсендә «Гомернең алтын көзе» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.
Мерәс авылында Өлкәннәр көне авыл клубында үткәрелде Сәйдәшев исемендәге хужалык мул өстәл әзерләтте. Сәхнәдә авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт булды.
13 октябрь көненә метеорологик фараз
Тукай муниципаль районында Бөтенроссия халык санын алу-2020 чорында стационар участокларның урнашу урыннары исемлеге.
12октябрь көненә метеорологик фараз
5 октябрьдә Россиядә ел саен укытучылар көне билгеләп үтелә. 6 октябрь көнне "Энергетик" мәдәният йортында Укытучылар көненә һәм Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу ике бәйрәмне районда, барлык мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләү өчен, бер көнне оештырдылар. Тантанада муниципаль район башлыгы, район мәктәпләре, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары, шулай ук педагогик хезмәт ветераннары катнашты.