ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Балаларны һәм педагогларны түбәндәге юнәлешләр буенча «Безнең белән рәсем яса» иҗади  остаханәсе Бөтенроссия дистанцион конкурсларында катнашырга чакырабыз:

Иске Җирекле авылының  "Дуслык "купфункцияле үзәгендә авыл китапханәсе,мәдәният йорты хезмәткәрләре "Тургай" балалар бакчасы балалары өчен "Китаплар дөньясында" дигән чара уздырды. 

Күргәзмә материал, яхшы сораулар, яхшы ситуатив уеннар һәм игелекле карарлар белән бик яхшы әңгәмә.!! барысына да Яхшылык телик!!!

Татарстан авыл китапханәсендә"Көзге игелек атнасы" ирекле акциясе кысаларында чара үтте

 Тукай районы җитештерүчеләре ел саен әлеге ярминкәләрдә катнашалар, шәһәр халкына үз продукцияләрен тәкъдим итәләр. Тукайлылар шимбә көнне ГЭС бистәсенең «Строитель» стадионы каршындагы мәйданга чыга.  

Тукай районының эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә белгечләр җитми. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә иң кирәклеләр – зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм агрономнар. Бу белгечлекләрнең һәркайсы буенча 5-6 вакансия ачык. Тагын ике инженер һәм бер экономист кирәк. Район хуҗалыкларында барлыгы 20 эш урыны белгечләр килгәнен көтә. 

 


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Начар  метеорологик күренеш интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү .

2021 елның 9 сентябрендә 00 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 9 сентябрендә төнлә һәм көндез секундына 16-21 метрга кадәр көчле җил көтелә.

9 сентябрь көнне 11.00 дә кадастр инженерлары өчен инстаграмда чираттагы Туры эфир булачак   

Район басуларында бүген шикәр чөгендерен алу бара. Бездә бу культураны үстерү белән «Кама» агрофирмасы шөгыльләнә. Бүгенгә чөгендер барлык мәйданның 22 процентында, ягъни 771 гектар җирдә казылды. Тулаем уңыш 13107 тоннаны тәшкил итә. 

 

8 сентябрь көнне Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.

Чараның хөрмәтле кунагы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Ирина Сагидуллина булды. Ул Тукай гаиләләрен балалар туу белән котлады һәм 3 әнигә сертификатлар тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International