8 сентябрь көнне Тукай районы «Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балалар белән берлектә котлау открыткалары әзерли башладылар.
Кукурузны силоска салуны «Ярыш» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында инде тәмамладылар.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районының Бәтке авылында «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалдында һәм капиталь ремонт үткәрелгән Бәтке гомуми урта белем бирү мәктәбендә булды.
Тукай муниципаль районында «Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне унаеннан, "Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында мәгълүмат сәгате үткәде.
7 сентябрь көнне Тукай районы «Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Альбина Тарынчева һәм Гөлия Миннекаева «Лекотека» комплекслы индивидуаль-ориентлашкан программа кысаларында сәламәт яшәү рәвеше технологиясе буенча «Лекотека"дигән видеоролик кулланып төркемле дәрес үткәрде.
07 сентябрь көнне Тукай районы «Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Альбина Тарынчева һәм Гөлия Миннекаева тарафыннан "Репутация белән идарә итү: мин интернетта нинди?»дигән чара узды
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 8 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -1 градуска кадәр салкыннар көтелә.
Татарстан Республикасы Тукай районындагы ПФР клиентлары хезмәте пенсионерларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне банкларга, почта элемтәсе бүлекчәләренә һәм илтеп җиткерү хезмәтенә 115 млн 020 мең сум акча юнәлдерүен хәбәр итә.
4 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркы мәйданында «Бакчачы көне-2021» күргәзмә-ярминкәсе үтте.
Үзләре җитештергән продукцияне Казан, Яр Чаллы, Лаеш, Тукай, Чистай, Яшел Үзән, Алексеевск, Биектау, Түбән Кама, Питрәч, Югары Ослан районнары бакчачылык ширкәтләре тәкъдим итте. Күргәзмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.
Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүче Хановлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде.