Дачада һәм йорт яны бакчасында киләчәк уңышны кайгырту көздән башлана. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җиләк-җимеш культураларын көзге тукландыруны агачлар һәм куаклар уңышын җыеп алганнан соң башкарырга тәкъдим итә. Ашламаны сентябрь ахырына кадәр кертергә мөмкин.
Татарстанның 43 муниципалитетында агросәнәгать комплексында 845 белгеч җитешми. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.
«Тукай районы үзенең урнашкан урыны белән дә, башкарылган күркәм эшләре белән дә үзенчәлекле, мактауга лаек. Район авылларында тырыш кешеләр яши, җитәкчелектә халыкны аңлаучы шәхесләр эшли». РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина район хакында әнә шундый фикердә.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, якындагы сәгатьтә, 2021 елның 19 август кичендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2021 елның 12-16 сентябрендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Звездный» лагере укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән «Кайтам» (алга таба – Проект) бөтенроссия проектын уздыру планлаштырыла.
Кисәтү!!!
2021 елның 14 августыннан 20 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана( 4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.
Кисәтү !!!
2021 елның 18-23 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә куркыныч метеорологик күренешләр турында һава торышы көтелә: тәүлеклеклек температура 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-эссе һава нормадан югарырак; максималь һава температурасы +37..+39 градус
«Район игенчеләре урып-җыюда алдынгылыкны бирми, бер гектардан алынган уртача уңыш буенча без республикада беренче. Бөртеклеләрне җыеп алу хуҗалыкларда оешкан төстә барды, – дип белдерде дүшәмбе көнне узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов. Уңыш алу буенча «Ирек» җитештерү кооперативы» ҖЧҖ (бер гектардан 48,1 центнер), «Гигант» ҖЧҖ (32,5 центнер), «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ (27,1 центнер) алдынгы. Бөртекле культураларны урып-җыю тулысынча башкарылды. Район буенча бер гектардан уртача 21,6 центнер уңыш алынды».
19 августта, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү оештырыла.
Ел саен Татарстан Президенты, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы һәм «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге инициативасы белән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уздырыла. Бу акция Татарстанда 2007 елдан даими рәвештә оештырыла. Район җирлегендә әлеге акциядә 32 предприятие һәм оешма, шулай ук район башкарма комитеты һәм мәгариф идарәсе катнаша. Тукайлылар бу игелекле эшне республикада беренчеләрдән булып башлады. 2021 елда уздырыла торган хәйрия акциясе кысаларында район мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга баручы 98 балага портфель тапшырылачак.