Агымдагы елның 15 июленнән 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүләргә гаризалар кабул ителә башлый.
РФ Хөкүмәтенең «2021 елгы авыл хуҗалыгы санын алуны оештыру турында» 29.08.2020 ел, № 1315 карары нигезендә, 2021 елның 1-30 август көннәрендә илебезнең бөтен территориясендә авыл хуҗалыгы микропереписаниесе халык санын алу (СХМП-2021) үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан 2021 елның 21 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» көне оештырылуы турында хәбәр итәбез.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 15 июльдән 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 18-23 яшьлек физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы яңа бер тапкыр бирелә торган түләүгә гаризалар кабул ителә башлый. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Тукай муниципаль районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре, Теләнче –Тамак авыл җирлеге,муниципаль районның башкарма комитеты ГХАТ бүлегехезмәткәрләре белән берлектә, Вәлиуллина Марсилия Госман кызы һәм Вәлиев Мөддамир Закир улы гаиләсен өйләренә барып котладылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне Чаллыда яшәүче 16 гаилә сертификат алды.
2021 елның 10 июлендә кич белән Яр Чаллы шәһәрендәТукай исемендәге яр буенда «Иван Купала»республика халык-йола бәйрәме узды. «Иван Купала» бәйрәме Көнчыгыш славяннарның иң борынгы һәм традицион бәйрәмнәренең берсе булып тора.
Татарстан поселогы китапханәсендә балалар һәм өлкәннәр өчен «Гаилә – ул...»акциясе үткәрелде
Алдан язылу ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы һәм КФҮнең бердәм белешмә хезмәте телефоны (8 (843) 222-06-20) аша башкарыла. Хәзер учреждениегә бару өчен бер ай дәвамында туры килгән көнне Күп функцияле үзәктә сайларга мөмкин.
6 июльдә «Тормыш матур!» программасын гамәлгә ашыру кысасында «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Тукай комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насырова «Минем хисләр һәм хис-кичерешләр дөньясы» арт-терапиясе элементлары белән үстерә торган дәрес үткәрде. Дәрес үз шәхси индивидуальлеген үз хисләрен аңлауга, үз-үзеңне танып белүгә, шәхси үзенчәлекләргә, ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән иде.