Быел да гүзәл табигатьле Кызыл Байрак аланлыгы тукайлыларны һәм район кунакларын үзенә җыйды. Көне дә матур килде, алдан гына күптән көткән шифалы яңгырлары да явып үткән иде, халыкның кәефе яхшы – Сабантуйга да күпләп җыелдылар алар. Узган ел үткәрелмәгәч, милли бәйрәмебез бик сагындырган да иде.
Бәйрәм районның 45 еллыгына багышланган фильм белән башланып китте. Аны Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры дәвам итте. Аннары мәйданда сәхнәләштерелгән күренешләр башланды. Мәйдан уртасына районның фольклор коллективлары һәм хореография ансамбльләре чыкты. Өлкәннәргә балалар кушылды. Сәхнәләштерелгән күренешләрдә, һәр елдагыча, йөзләгән кеше катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, узган елның язында коронавирус таралу сәбәпле кертелгән Россия Пенсия фонды хезмәтләрен алуның гадиләштерелгән тәртибе 2021 ел азагына кадәр сакланачак
2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры гражданнарны бергәләп кабул итә. Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын "Skype» яки «Zoom»программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән бирү мөмкинлеге бар .
18.06.2011 11.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак, аны «Республика спорт - адаптив мәктәбе» җитәкчесе Сафиуллина Фәридә Идрис кызы үткәрәчәк, ул Татарстан Республикасында (шул исәптән муниципаль берәмлекләрдә) инвалид балалар белән адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне оештыру буенча алып барыла торган эш турында мәгълүмат белән чыгыш ясаячак.
2021 нче елның 10 нчы июлендә «Яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина Татарстан поселогы мәктәп яны лагерында « Медиа белән аралашу культурасы », дигән темага 3-6 класста 16 укучыга чара үткәрде.
2021 нче елның 10 нче июльдә «Аек ата-ана - бәхетле гаилә» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина Татарстан поселогы мәктәп яны лагерында арт-терапия элементлары белән “Гаиләмә сәяхәт”, дигән темага 3-6 класста 16 укучыга чара үткәрде.Алар арасында 6 социаль ярдәм алучылар бар иде.
Илнар Минекәев – тумышы белән Әгерҗе районы Үтәгән авылыннан. Мәктәпне тәмамлауга егет авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт юлын башлаган. Туган авылы Үтәгәннең басу-кырларында иген иккән, җир эшкәрткән. 2010 елдан «Кама» агрофирмасында эшли. Бер сүз белән әйткәндә, ул – авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәле механизатор. Илнар Минекәев быел Сабантуй мәйданының түрендә булачак. Ул – районның кыр батыры!
«Ярыш» хуҗалыгында күп еллар агроном булып эшләгән, авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, күпсанлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, «Татарстанның атказанган агрономы» дигән мактаулы исемгә ия булган Әзһәм Сазхыевка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.
21 нче елның 12 нче июнендә, Рәсәй көне бәйрәм уңаеннан, Княз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә, Татарстан поселогы үзәгендә «Триколор»дип исемләнгән гражданлык – патриотик акция үткәрделәр.
Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия көненә багышланган «Россия тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.