ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2021 ел
җомга

  #ТукаевскаяЦБС

#Биюрганскаябиблиотека

#МФЦАкчарлак

Республикабызда 2021 нче елның 1 - 21 нче апрель көннәрендә ВКонтакте социаль челтәрендә , инстаграмда 15 нче мәртәбә дөньякүләм #ӘДӘБИМАРАФОН үткәрелде.  

26 май көнне көнне Кече Шилнә авылы  "Родина" мәдәният йортында, Тукай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре катнашында янгын минимумы буенча укулар үткәрелде. 

Яр Чаллыда «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе инициативасы белән «Яраткан шәһәрне рәсемлибез»проекты старт алды. Проект шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттаховның финанс ярдәме белән үткәрелә.

 


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

 
2021 елның 31 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры белән берлектә гражданнарны кабул итү булачак.
 

Алар арасында-дәүләт хезмәтендә имгәнү алган инвалидлар, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары һәм башкалар бар.

«Кайбер очракларда русиялеләр ике төрле түләү алу өчен берьюлы ике нигезләмәдән файдаланырга хокуклы. Бу пенсия белән тәэмин итү турындагы законнарда билгеләнгән», - дип хәбәр итә Life.

Беренче төркемгә дәүләткә хезмәт иткәндә барлыкка килгән инвалидлык буенча пенсия алучы русиялеләр керә. Аларга хәрби хезмәткәрләр, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка көч ведомстволары хезмәткәрләре кертелгән. Алар барысы да, инвалидлык буенча түләүдән тыш, картлык буенча страховка пенсиясенә дә хокуклы. Әмма бер шарт бар - аларның минималь эш стажы 12 ел булырга тиеш.

Пенсиягә өстәмәләр алу хокукына ия икенче төркем - һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренең гаилә әгъзалары, шул ук вакытта аларга түләүләр 55 һәм 50 яшь тулгач башлана.

Ике тапкыр бирелә торган пенсиягә тиешле еллар эшләгән өчен махсус өстәмә каралган гражданнар дәүләт хезмәткәрләре исәп тота ала.

Шулай ук өстәмәләрне балигъ булмаган балалар тәрбияләүче пенсионерлар да, авыл җирлегендә 30 еллык эш стажы булган пенсионерлар да ала

Тулырак: http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/ike-pensiya-kemnrg

  Шушы көннәрдә Бөгелмәдә халыкның хуҗалык итүдә активлыгын күтәрү мәсьәләләре буенча Кама аръягы зонасы районнарының семинар-киңәшмәсе узды.

 КФХ җитәкчеләре Минталип Миңнеханов һәм Гөлнара Никифорова – иң яхшы КФХ җитәкчесе, Боерган авылыннан Гөлүзә Минакова иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык буларак дипломнарга лаек булды. 

 

Күзкәй китапханәсе укучылары район куләмендә  узган   "Мин татарча укыйм" конкурсында актив катнаштылар һәм  6 грамота белән буләкләнделәр,аларны  зур җиңүләре белән котлыйм,дип яза китапханә мөдире Тәнзилә Шайхнурова

14 майда картиналар галереясенең зур залында   бөтенроссия иҗтимагый оешмасы  «Россия Рәссамнар берлеге» төбәк бүлегенең «Татарстан Рәссамнар берлеге» юбилей күргәзмәсе булды,анда Тукай районы сәнгать мәктәбенең педагоглары да катнашты .

Тукай районы Балалар сәнгать мәктәбенең  ,Калмия авылы филиалы укучысы Сәлимова Эвелина "Балачак" I Халыкара конкурсының 2 нче сайлап алу турында катнашты 


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

 26 май көнне Тантаналар сараенда традиция буенча ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International