ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

2005 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге кызлар арасында мини-футбол буенча Тукай районы Беренчелеге булып узды.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 19 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 2021 елның 21 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» көне оештырылуы турында хәбәр итәбез.

2021 елның 10 апрелендә районның 8 белем бирү оешмасы базасында рус теле буенча «Тоталь диктант» Халыкара белем бирү акциясе узды


16
апрель, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге законнар таләпләре турында бизнеска оператив мәгълүмат бирү максатыннан «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурс эшли. provbiz.ru

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча һава торышы

Кругое Поле поселогының «Задоринки» хореография ансамбленең кече төркеме дебют номерлары белән «Будущее России» бөтенроссия конкурсында катнашты. Алар әлеге бәйгедән икенче дәрәҗә дипломант һәм өченче дәрәҗә лауреат исемнәре белән кайтты. 

 

Уңышның киләчәк язмышы орлыкның сыйфатлы булуына бик нык бәйле. «Кама» агрофирмасының орлыкчылык заводында быелгы уңышка төпле нигез салу өчен бүген кызу эш кайный. Орлыкчылык заводы директоры Айбулат Якупов белән сыйфатлы орлык җитештерү, аны сату һәм орлыкчылыкка кагылышлы башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.

 

 

Башкаладан килгән бер төркем белгечләр Тукай районы җирлегендә балаларның хокукларын бозуны кисәтү буенча эш торышын тикшереп, урындагы проблемаларны өйрәнделәр, катлаулы мәсьәләләрне бергәләп чишү юлларын ачыкладылар, мәктәп директорлары белән семинар уздырдылар, мастер-класслар бирделәр. Комиссия составындагы психологлар урыннарда, аерым алганда, Князево һәм Мәләкәс мәктәпләрендә психология буенча мастер-класс үткәрделәр. Комиссияне Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев җитәкләде.

Эшче төркем әгъза-лары Әҗмәкәй авылы янындагы «Наиком – Экстрим – Мотокрос» спорт клубында булдылар. Спорт клубының җиһазланышын, квадроцикл, мотоцикл, кар чанасы, башка спорт инвентарьларын карадылар. Кунаклар клуб җитәкчесе Наил Хөббәтуллинга балалар һәм яшүсмерләрне мотоспортка тарту буенча нәтиҗәле эш алып баруы өчен рәхмәт белдерделәр. Аннан соң алар Әҗмәкәйдәге «Миләшкәй» балалар бакчасында, Яңа поселогы гомумбелем бирү мәктәбендә балаларның иминлеген тәэмин итү, хокук бозуны профилактикалауга кагылышлы эшчәнлек белән таныштылар. 
 

10 апрельдә Яңа поселогы спорт залында «Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)» бөтенроссия физкультура-спорт фестивале үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International