ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кама поселогында гомер итүче Попов Николай Иванович 90 яшьлек гомер бәйрәмен билегеләп үтте. 

  Начар метеорологик күренешләр-фаразланмый.

Тукай районы Таулы Дөреш авылында Шәриповлар Фәлих Хәләф улы һәм Фәния Барый кызы бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Бу-районда бик танылган һәм хөрмәтле гаилә.


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Үткән атнада район мәгариф, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, үзәкләштерелгән китап-ханәләр системасы китап-ханәчеләре кинәнеп чаңгы шудылар. Тукай районының 45 еллыгы уңае белән оештырылган спорт чарасында 100дән артык кеше катнашты. Алар – мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, физкультура укытучылары, балалар бакчасы мөдирләре, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр. 

19 гыйнвар көнне Калмаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтнәҗипов Шәүкәт Әхмәтнәҗип улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .  

.Начар метеорологик күренешләр-фаразланмый


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

 

19 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.  

   Агымдагы ел башыннан ана капиталы программасы буенча бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү күләме артты, капитал акчасыннан файдалану тизләште һәм гадиләште. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы  Бүлекчәсе  хәбәр итә.

         Гыйнвардан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнде. Әлеге арту ана капиталы сертификатына ия  булучыларның барысына да һәм  барлык төр суммаларга да кагыла.

Якташыбыз, Тукай районы Мусабай-Завод авылында туып ускән, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын артисты Алмаз Гәрәевка театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. 

Күзкәй мәдәният йортында "Битлек-2020" театр сезонында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды . Район башлыгы Фаил Камаев  бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлады, аларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International