Начар метеорологик күренешләр фаразланмый
Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды, символик ачкычны тапшыру тантанасында республиканың муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Бүген мәктәп автобусларынан башка һич ярамый, диде Рөстәм Миңнеханов, бүген балаларны балачагымдагы кебек – атта, борт машинасында йөртмиләр.
800дән артык мәктәп автобусы республикада безнең балаларыбыз өчен эшли, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде, чөнки аның кушуы буенча ил Хөкүмәте карар кабул итте, һәм бүген федераль ярдәм кысаларында без 70 автобус алабыз.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, болар барысы да балалар өчен эшләнә – мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү программасы да, яңа мәктәпләр төзү дә, полилингваль комплекслар төзү дә, мәктәпләрне транспорт белән тәэмин итү дә, күпләп сөт җитештерү дә, боларның барысы да балаларыбызга авылда да, шәһәрдә дә сыйфатлы белем алу мөмкинлеге булсын өчен эшләнә.
Соңыннан гадәттәгечә бергәләшеп фотога төштеләр.
Тукай районы укучылары 89 кг батарейка җыеп алдылар.
2020 елның 21, 22 һәм 23 декабрендә «Тукай муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Шәфкать» социаль яклау үзәгенең психологы һәм социаль педагоглары якынлашып килүче Яңа ел балалары - инвалидларны өченче дәрәҗә чикләү белән котладылар. Бүләкләрнең иганәчеләре: Сафин Марат Тәлгать улы «Сәйдәшев ис. АХП» ҖЧҖ, ПК Ирек» Хазиев Рөстәм Рәхим улы, «Гигант» ҖЧҖ Имамов Риф Хәниф улы һәм «Инклюзив мөхит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе Хазиев Азат Ульфатович булдылар.
2020 елның 23 декабрендә Тукай муниципаль районы хакимиятенең актлар залында ветераннар(пенсионерлар) Советы һәм инвалидлар җәмгыяте Советының отчет-сайлау конференциясе узды
Нефтебаза бистәсендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашында муниципальара район архивын ачу тантанасы узды. Татарстан Республикасында -ике архивны берләштерәчәк бердәнбер һәм уникаль проект(муниципаль һәм ведомстволар).
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 24 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
28 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Тукай муниципаль районы Советы утырышы була . V нче утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
Президент Указы нигезендә, Пенсия фондының районара Идарәсе хәбәр иткәнчә, җиде яшькә кадәрге 1500 Тукай баласы ел ахырына кадәр бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум күләмендә яңа түләү алачак.
Начар метеорологик күренешләр-фаразланмый