2020 елның 18 декабрендә «Көчсез балалар» программасы кысасында «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Тукай комплекслы үзәге балаларына һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы Ләйсән Насырова «Конфликтларны җайлау» дигән рольле уен уздырды.
2020 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә начар метеорологик күренешләр көтелә: төнлә һәм иртән томан, төнлә һәм көндез бозлавык.
Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны Сафина Мәймүнә Нурислам кызына 2020 елның 20 декабрендә 95 яшь тулды. Юбилярны олы юбилее белән Тукай муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Камаев котлады
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариев Бөек Ватан сугышы ветераны ,Күзкәй авылында яшәүче Сабиров Мәхмүтҗан Сабир улын туган көне белән котлады.
Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре елны нинди нәтиҗәләр белән тәмамлый? Тармак бүген нинди үзгәрешләр кичерә? Нинди уңышлар бар? Хәл итәсе иң мөһим проблемалар нинди? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов белән әңгәмә шул хакта.
21.12.2020 елга метеорологик күренеш интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Начар метеорологик күренешләр-фаразланмый
Президент Указы буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе гаиләдәге 7 яшькә кадәрге балаларның һәркайсы (7 яшь тулганнарын да кертеп) исәбеннән балаларның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә 5 әр мең сум акча түләячәк. Әлеге төр түләү 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балаларга бирелә.
Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 1 мартына кадәр «дача амнистиясе»н озайту турындагы законга кул куйды. Закон 2020 елның 19 декабреннән үз көченә керә.
2020 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:
- юлларда бозлавык, урыны белән көчле;
- иртән һәм көндез секундына 15 метрга кадәр көчле җил.